Татарстанның «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» белгечләре, 3,1 мең га чәчүлек җирләрен тикшереп, көзге культураларның торышын бәяләделәр
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең төбәк филиалы Татарстанда 2022
елның 31 мартына көзге культураларның торышын бәяләде. Учреждение
белгечләре, кырларның гомуми торышын билгеләү максатларында, бер атна
эчендә 3,1 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып
тикшерделәр. Республиканың төрле районнарында тикшерелгән барлык
чәчүлек мәйданы 51,6 мең га тәшкил итә.