12 апрель 2017 яңалыклары
-
Фермерлар укый
Сөт һәм ит җитештерү тулы бер фән ул. Шуңа күрә Лаеш районында ярдәмче хуҗалыклары булганнарга, терлек асраучыларга практик ярдәм күрсәтергә булдылар. Укуның теоретик өлеше Лаеш техник-икътисад техникумында үтте. Практик өлеше - "Хәерби" ЧҖҖ товарлыклы-сөтчелек фермасында. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, ТР ветеринария баш идарәсе белгечләре һәм Лаеш...
-
Призлы урыннар – Лаеш боксчыларында
"Али" бокс үзәге һәм спортның су төрләре сарае призы турнирларында 10-11 һәм 12-13 яшьлек үсмерләр арасында булган очрашуларда Лаеш боксчылары уңышлы чыгыш ясадылар: алар ике алтын һәм бер көмеш медаль белән кайттылар. Кама Тамагы, Биектау, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән 70тән артык спортчы рингка чыкты. Лаеш районы данын спорт мәктәбендә...
-
Ипотека торагына “Әйе!”
Укытучылар, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, коткаручылар, медиклар...Төрле кешеләр, төрле язмышлар. Әмма аларны үз тораклары булмау берләштерә. Аларның кайберләре фатирда, кайберләре туганнарында яшәгән. Балалар туган, квартир мәсьәләсе кискенләшә барган. -Туйдан соң без хатыным белән аның әти-әниләрендә яшәдек. Өйдә өч бүлмә, әби һәм бабай белән мөнәсәбәтләрем яхшы булды. Башта безгә барысы ошады,...