Татарстанда илкүләм проект буенча светофорларны модернизацияләү эшләре төгәлләнде
Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системалары урнаштыру эшләре төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган. Барлыгы 18 светофор модернизацияләнгән. Аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.