Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен акчалата җәза көтә
2022 елның 8 июненнән Россия территориясендә “Россия Федерациясендә административ хокук бозулар турындагы Кодекска үзгәрешләр кертү турында”гы №141-ФЗ законы гамәлгә керде, ул янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар суммасын арттыруны күздә тота.