Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Алтын йөзлек“

Казанда ел саен үткәрелүче "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2015" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Районга җиңүче дипломнарын "Ферекс" сәүдә йорты" ЧҖҖ директоры Курмаев Илнур Хәнәфи улы; "ПолиМикс Казан" ЧҖҖ директоры Вәлиев Ришат Рәшит улы һәм Зарипов КФХ башлыгы Зарипов Гафур Борһан улы алып кайтты. Конкурс ТР икътисад министрлыгы яклавы белән 2013...

Казанда ел саен үткәрелүче "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2015" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Районга җиңүче дипломнарын "Ферекс" сәүдә йорты" ЧҖҖ директоры Курмаев Илнур Хәнәфи улы; "ПолиМикс Казан" ЧҖҖ директоры Вәлиев Ришат Рәшит улы һәм Зарипов КФХ башлыгы Зарипов Гафур Борһан улы алып кайтты.

Конкурс ТР икътисад министрлыгы яклавы белән 2013 елдан үткәрелә. Проектның максаты - үз эшеңне алып баруның һәм җәмгыятьтә эшмәкәр статусының абруен күтәрү, кече һәм урта бизнес үсешенә этәргеч бирү, аның хакимият белән үзара хезмәттәшлеген ныгыту.

"Алтын йөзлек"-рейтинг түгел. Монда беренчел һәм соңгы урыннар юк. Конкурста җиңүчеләр - алар эшмәкәрлек идеяләрен иң яхшы үткәрүчеләр, эксперт жюри фикере буенча, үз тармагы, кече бизнес һәм тулаем республика икътисади үсешенә күбрәк өлеш кертүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район предпринимательство