Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Бизнес өчен идеяләр бар. Ал һәм файдалан

Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү - эшмәкәрләр һәм бизнеста үз юнәлешен сайлау турында уйлана гына башлаганнар өчен белем бирү семинарларын оештыручылар үз алларына шундый бурыч куйганнар. Атна башында район мәдәният йортына Татарстан икътисад министрлыгы бизнес-десанты төште. Анда катнашучылар җыелганнарга күп төрле бизнес-идеяләр тәкъдим итте. Үз эшеңне ачу өчен инде...

Яңа эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү - эшмәкәрләр һәм бизнеста үз юнәлешен сайлау турында уйлана гына башлаганнар өчен белем бирү семинарларын оештыручылар үз алларына шундый бурыч куйганнар.

Атна башында район мәдәният йортына Татарстан икътисад министрлыгы бизнес-десанты төште. Анда катнашучылар җыелганнарга күп төрле бизнес-идеяләр тәкъдим итте. Үз эшеңне ачу өчен инде әзер документлар бар, алар үз эченә исәп-хисапларны, фирма стильләрен, видеодәресләрне ала. Кем әйтмешли, ал да файдалан гына.

- Икътисад министрлыгы тарафыннан исәпләнгән һәм расланган әзер идеяләр банкы бар. Ул нигездә җитештерүгә исәпләнгән. Бу тәкъдимнәр күпләрне кызыксындырыр, - дип ышана бизнес-тренер Азат Фәхриев.

Лекторлар кече һәм урта бизнеска күрсәтелүче дәүләт ярдәме турында, үз товарыңны рекламалауның креатив ысуллары, персонал белән эшләү серләре һәм башка күп нәрсәләр турында аңлаешлы итеп сөйләделәр. Аларның чыгышлары җитештерү өлкәсендә бер генә ел эшләмәгән тәҗрибәле эшмәкәрләрне дә, тормыш юлын яңа гына башлаучы яшь кешеләрне дә кызыксындырды. Залдан яңгыраган сораулар моны раслый.

-ТР хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында бизнес ачуга 117 мең сум күләмендә грант булуын азлар белә. Кече һәм урта бизнесны үстерүгә хезмәт итүче башкалары да бар. Нәтиҗәдә 20 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин. Грантлар барысы да төрле, эшмәкәрләрнең киң аудиториясенә юнәлтелгән. Без аларның һәркайсы буенча бик рәхәтләнеп җентекле аңлатма бирәбез, - дип ышандыра Татарстанның эшмәкәрлекне яклау үзәге вәкиле Алина Сагадеева.

Дәүләт ярдәме алу буенча барлык сораулар белән 8 (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.

Лаеш районы бизнес үсеше өчен үзенә тартып торучы районнарның берсе булып санала. Монда яңа бизнес төзүчеләрне кабул итәргә әзер булган сәнәгать мәйданчыклары эшли. Бизнес-идеяләр бар, дәүләт ярдәме бар.
Яшь, энергияле, эшлекле кешеләр, эш сездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район бизнес

2
X