Яшел урак дәвам итә
Район терлек азыгы әзерләүчеләре шушы көннәрдә яшел уракның чираттагы этабына керештеләр.
Аларга тиз арада 3400 гектардан кукуруз җыеп алырга кирәк. "ВАМИН-Татарстан һәм К" КТда беренче булып кукурузны силоска сала башладылар. Кукуруз басуының өчтән береннән уңыш алынган, мең тоннага якын силос салынган. Хуҗалыкта 420 тонна печән, 2700 тоннадан артык сенаж, 1000 тоннадан артык салам һәм район буенча зур күләмдә - 18 тонна яфрак азык бар.
"Березовка" ЧҖҖ дә терлекләрне ашату рационы бай һәм төрле булачак, монда шартлы бер терлеккә уртача 21,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу көннәрдә терлек азыгы әзерләүчеләр кукуруз басуында.
Г.Хөсәенова гаилә фермасында (Атабай) һәм "Ташкирмән" ЧҖҖ фермасында терлекләрне кышлатуга барлык чаралар күрелә, аларда шартлы бер терлеккә 25 центнер чамасы азык берәмлеге бар.
Ә менә "Имәнкискә" һәм "Заря" ЧҖҖләрдә бүгенге көнгә терлек азыгы запасы ихтыяҗдан ким. Ә вакыт көтми: кыш якынлаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев