Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Техника әзерлеге – 1 апрельгә

Кыш әле үз урынын калдырырга ашыкмый. Әмма игенчеләр уенда елның бу фасылы түгел инде. Хәтта салкын көннәрдә дә алар киләсе яздагы бурычлары турында уйлыйлар.

"ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, барлык техниканы чәчүгә әзерләү беренче апрельгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Районыбызда 450 трактор, 185 чәчкеч, 8 чәчү комплексы, 130 культиваторны әзерлек сызыгына куярга тиешләр, - дип ремонт сезонына аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Сергей Кузнецов. - Сроклар белән соңга калмас өчен ремонт графикларын расладык. Авыл хуҗалыгы идарәсендә техниканың язгы чәчүгә әзерлегенә контрольлек итү буенча штаб булдырылды".

Техниканы кышкы шартларда торгызу җиңелдән булмаса да, ремонтчылар күрсәтелгән срокка сыешалар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, февраль уртасына тракторлар әзерлеге 70 процент, туфрак эшкәртү техникасы әзерлеге 80 процент тәшкил итә.

Алдагы еллардагы кебек үк "Хәерби" ЧҖҖдә ремонт эшләре яхшы бара. Техниканы үз вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүләре өчен хуҗалык ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бер генә тапкыр бүләкләнмәде. Хәербидә авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләү төгәлләнеп килә инде, алдан ук трактор паркын торгызу эшләре алып барыла. Әгәр хәербилеләрнең техника торышының ышанычлы булуы шик уятмаса - трактор паркы сыйфатлы ремонтланып кына калмый, вакыт-вакыт яңартыла да, башка кайбер хуҗалыкларда соңгы елларда язгы чәчүгә әзерлек вакытында нәкъ менә техника авырткан урын булып тора. Эшнең иң кызган чагында механизмнарның еш ватылуы моның дәлиле. Еш кына моннан кечкенә хуҗалыклар зыян күрә, чөнки алар кырга күптән искергән тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары белән чыгарга мәҗбүр. Эре хуҗалыкларда да соңгы елларда тракторларны яңарту җиңелдән түгел. Аларда тотрыклы эшләү өчен ел саен трактор һәм башка машиналарның 10 процентка кадәрен яңартып тору зарур. Бәлки бу ел нәрсәне дә булса үзгәртер. Фермерларга ярдәм итү буенча федераль һәм республика программалары шундый өмет уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яз басу чљчњ