Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Җинаятьчеләр кешеләр ышанычында уйныйлар

Татарстанда 2016 елның җиде аенда алдакчылар ышанучан гражданнарның акча янчыгын 370 000 000 сумга җиңеләйттеләр. Бары 70 000 000 сумны гына кире кайтару мөмкин булган. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Андрей Филимоненко сүзләре буенча, иң катлаулы һәм авыр ачыла торган алдаулар кәрәзле телефоннар һәм Интернет белән бәйле. -2016 елның җиде аенда...

Татарстанда 2016 елның җиде аенда алдакчылар ышанучан гражданнарның акча янчыгын 370 000 000 сумга җиңеләйттеләр. Бары 70 000 000 сумны гына кире кайтару мөмкин булган.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге начальнигы Андрей Филимоненко сүзләре буенча, иң катлаулы һәм авыр ачыла торган алдаулар кәрәзле телефоннар һәм Интернет белән бәйле.

-2016 елның җиде аенда алдауның мондый төреннән килгән зыян 62 000 000 сум тәшкил итте, аларның бары тик 500 000 сумы гына кире кайтарылган, - дип өсти Андрей Александрович.

Соңгы вакытта алдакчылар торган саен катлаулырак һәм хәйләкәр схемалар уйлап табалар. "Мобильный банк" кушымтасы аша банк карталарыннан урлау очраклары шактый ешайды. Шулай ук бушлай белдерүләр сайтлары аша алдау очраклары да сирәк түгел.

-Уяу булыгыз, нинди генә очракта һәм нинди генә хәлдә дә үз карталарыгыз, шулай ук карта операцияләре турында мәгълүматларны таныш түгел кешеләргә бирмәгез, - дип кисәтә полиция майоры Андрей Филимоненко. - Әгәр сатучыга ышанып җитмисез икән, товар өчен алдан түләү кертмәгез. Таныш түгел кешеләр сезнең бәлагә эләккән туганнарыгызга яки дусларыгызга ярдәм итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән очракта аларга акча бирергә ашыкмагыз. Дусларыгыз яки туганнарыгызга шалтыратыгыз, алар белән киңәшегез. Киң таралган алдау төрләренең берсе - банк картасына тыю куелу турында хәбәр итүче шалтырату. Шалтыратучы картаның тыюын алырга тәкъдим итә, шул ук вакытта аның реквизитларын хәбәр итүне сорый. Исегездә тотыгыз: бер генә оешма да, шул исәптән банклар да, моны таләп итәргә хокуклы түгел. Шулай да була: ниндидер ссылка буенча сез төшерелгән видеоны карарга мөмкин дип хәбәр итүче SMS килә. Таныш булган кешеләр тәкъдим иткән ссылкаларны ачмагыз, чөнки сезнең телефонга вирус йөртүче программа кертелергә мөмкин. Аның ярдәмендә явыз ниятле кешеләр сезнең банк картасына кергән бар нәрсәне контрольдә тота алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев