Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Хезмәткә безне бала чактан өйрәттеләр

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның фермерлар секторын үстерү резервы булуы бәхәссез. Безнең районда да моңа мисаллар күп.

Рашат Галиуллин (рәсемдә сулда) шәхси хуҗалыгы җирле Александровка авыл җирлегендә генә түгел, районда да иң эре һәм динамик үсүче хуҗалыкларның берсе. 20 баш мөгезле эре терлек, ат, уннарча дуңгыз, сарыклар, тавыклар асраган хуҗалык турында сөйлисе килә. Аның яхшы йорты һәм җиренә җиткереп салынган сарайлары булган биләмәсе 25 Октябрь исемендәге поселок читендә урнашкан. Күршедәге, ата-ана йортындагы абзарлар да буш түгел. Ике хуҗалыктагы терлекләрне дә Галиуллиннар гаиләсе карый. Рашат белән хатыны, ике уллары һәм сеңлесе белән кияве. "Бездә менә шундый гаилә подряды", - дип сөйли хуҗа.

Әңгәмә барышында гаилә подряды турында искә алу очраклы түгел. Җирле авыл хуҗалыгында гаилә подряды хуҗалык итүнең алдынгы формаларының берсе дип саналган вакытлар да булды. Әмма ул да җәмәгать җитештерүен таркалудан коткара алмады.

-Бу безнең династиянең гадәти яшәеше. Без кечкенәдән үк авыл хезмәтенә өйрәндек. Дөресен әйтәм, җәмәгать җи-тештерүенә мин беркайчан да артык өметләнмәдем. Ә һәрчак мул яшисе килде, - ди әңгәмәдәшем.

Милекче буларак Галиуллиннарга эш башлау җиңел булмый. Бер очрак ярдәм итә. Бу 90 нчы еллар башында була. Җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе икътисады түбән тәгәри. Хуҗалык калганнарын саклау өчен мөгезле эре яшь терлекләрне шәхси кулларга арендага бирә. Рашат Галиуллин үгезләр симертүгә беренче булып килешү төзи. Иртәдән кичкә кадәр җиң сызганып эшләргә туры килә. Тулы кыйммәтле ашату, яхшы карау эзсез үтми. Җәмәгать фермаларында игътибар җитмәгән яшь терлекләр яңа хуҗа кулында сизелерлек көрәяләр. Артым өчен алган акчаларга Галиуллин ул вакытларда яхшы булган "Москвич 412" машинасы сатып ала. Үгезләрдән кергән акчаның бер өлешенә булачак өйгә нигез салалар. Җирле халык айлар буе хезмәт хакы күрмәгәндә, Рашат үз йортын сала башлый.

Шәхси ярдәмче хуҗалык ярдәмендә аның гаиләсе бүген дә мул яши. Мәсәлән, күптән түгел джип алганнар. Олы улларына абруйлы уку йортында белем алуда булышканнар. Хуҗалыктан сатылган продукциядән кергән акчаларның зур өлешен гаилә элеккечә шәхси хуҗалыкны ныгытуга тота. Быел гаилә киңәшеп 30 баш мөгезле эре терлек өчен ферма төзергә булган. Печән пресслау өчен техника алуны да планлаштыралар. Хуҗалар яшь терлек сатып алуга да акча кызганмыйлар. Аны алу өчен башка төбәкләргә баралар. Аларның үгезләре дә токымлы.

-Бу токымлы бозаулар тиз үсәләр, ит сыйфаты да яхшы, - дип сүзне дәвам итә хуҗалык башлыгы. - Мондый продукция рекламалауга мохтаҗ түгел. Безнең аны сатуда проблемаларыбыз юк. Алып кайтылган үгезләрне карау да җиңелрәк. Алар тынычлар, иң мөһиме, вакытында ашату.

Хуҗалар өчен терлек азыгы әзерләү мөһим мәсьәләләрнең берсе. Печәннең күп өлешен Галиуллиннар үзләре әзерлиләр. Моның өчен кирәкле техникалары бар. Бу сезонда да печән өстенә әзерлекне иске МТЗны ремонтлаудан башлаганнар.

Галиуллиннар хуҗалыгында эшнең яхшы баруына, өметле булуына район башлыгы Михаил Афанасьев та инанды. Чираттагы мәртәбә эш визиты белән җирлеккә килгәч ул Галиуллиннарда да булган. Хуҗалар белән очрашу барышында сүз эшләрнең бүгенге торышы, ЛПХны үстерү перспективалары турында барган.

Билгеле булганча, шәхси хуҗалыклар үсү - авылда эшсезлек мәсьә-ләсен хәл итүнең бер ысулы. Бу хуҗалыкта гына да алты кеше эшли. Өстәвенә, монда эшләү - үсеп килүче буын өчен яхшы хезмәт мәктәбе. Чынбарлыкта шулай - Галиуллиннар гаиләсендә эш сөючән балалар тәрбияләнә. Монда өлкәннәр дә, балалар да бер уртак эш башкаралар, аны үзебезгә дип, җиренә җиткереп эшлиләр. Агымдагы елда аларның уртак хезмәте нәтиҗәсе дә югары булыр дип өметләнәләр. Димәк, булачак табыш Галиуллиннарга хуҗалыкны үзгәртүгә кагылган ниятләрен тормышка ашыру мөмкинлеге бирер. Өс-тәвенә, алар дәүләт ярдәменә дә исәп итә алалар. Менә соңгы 7 елда ул шәхси ярдәмче хуҗалык башлыкларына ташламалы кредит рәвешендә булыша. Шәхси хуҗалыкларны район җитәкчелеге дә игътибарсыз калдырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЛПХ поселения Галиуллины

2
X