Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Комбайн“ операциясе

Урак өстендә ашлык урып-җыю техникасыннан имин файдалану максатында һәм комбайннарны дәүләт техник каравы төгәлләнү белән бәйле төстә 25 июльдән 19 августка кадәр уртак рейдлар - районара үзара тикшерүләр үткәрелә. "Комбайн" операциясенә ике районның Гостехнадзор бүлеге белгечләре җәлеп ителгән. Радик Гәрәев, Лаеш районы Гостехнадзор бүлеге начальнигы. Гостехнадзор бүлекләре начальниклары басуларда комбайннарны...

Урак өстендә ашлык урып-җыю техникасыннан имин файдалану максатында һәм комбайннарны дәүләт техник каравы төгәлләнү белән бәйле төстә 25 июльдән 19 августка кадәр уртак рейдлар - районара үзара тикшерүләр үткәрелә. "Комбайн" операциясенә ике районның Гостехнадзор бүлеге белгечләре җәлеп ителгән.

Радик Гәрәев, Лаеш районы Гостехнадзор бүлеге начальнигы.

Гостехнадзор бүлекләре начальниклары басуларда комбайннарны үзара сайлап тикшерү оештыралар. Дәүләт номеры, теркәү турында таныклык, рөхсәт бирү категориясе булган таныклык, техник карау үтү турында таныклык булуга аерым игътибар бирелә. Шулай ук комплектлылык: янгын сүндерү җайланмасы, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, киез һәм башкалар булу тикшереләчәк. Тикшерүчеләр яктырту приборларының, тавыш җайланмаларының төзеклегенә инанырга тиешләр.

Рейдлар һәр районнан кимендә сигез хуҗалыкны үз эченә алып үткәреләчәк. Тикшерүләр турында отчетлар атна саен ТР Гостехнадзор идарәсенә тапшырылачак. "Комбайн" операциясе мөһим авыл хуҗалыгы кампаниясен үткәрү өчен җаваплылыкны арттыруны максат итеп куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район