Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Кризиска карамастан үсәбез

Россия икътисады гади булмаган чор кичерә, әмма Лаеш районының мактанырлыгы бар. 2016 елның беренче ярты елы эш йомгаклары буенча, авыл һәм шәһәр халкы булган муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше рейтингында Лаеш районы беренче урын алды һәм Казан, Әлмәт, Түбән Кама кебек эре муниципалитетлар белән бергә гомуми рейтингта алдынгы позицияләрне саклап калды....

Россия икътисады гади булмаган чор кичерә, әмма Лаеш районының мактанырлыгы бар.

2016 елның беренче ярты елы эш йомгаклары буенча, авыл һәм шәһәр халкы булган муниципаль районнарның социаль-икътисади үсеше рейтингында Лаеш районы беренче урын алды һәм Казан, Әлмәт, Түбән Кама кебек эре муниципалитетлар белән бергә гомуми рейтингта алдынгы позицияләрне саклап калды.

-Алгарышның күп кенә күрсәткечләренең уңай үсеш динамикасы билгеләнде, - дип аңлатма бирә башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Виктор Тябин. - Агымдагы елның беренче яртысында үзебездә җитештерелгән товар җибәрү 2015 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда 46% ка артты. Шул ук вакытта уртача республика күрсәткече - 1% үсеш.

Район үсешенә эре предприятиеләр: "Нәфис" компанияләр төркеме заводлары, "Казан" халыкара аэропорты, ICL КПО ВС сәнәгать электроникасы заводы, "Ак Барс" кошчылык комплексы һәм башкалар үз өлешен кертә. Кече һәм урта бизнес предприятиеләре - "Тулпар" компанияләр төркеме, "Дорхан", "Ферекс", "СМП Механика", "ИВЦ Инжехим" һәм башкалар тотрыклы эшләп килә.

Виктор Эдуардович инвестицияләр артуны билгеләде. Быел алар 2,8 миллиард сум тәшкил итәргә мөмкин.

-Лаеш районында берьюлы берничә эре объект төзелеше бара. Беренчедән, бу күргәзмә үзәге - 2019 елда WorId Skills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларының төп мәйданчыгы. Икенчедән, "Россия почтасы"ның сортлаучы логистик үзәге төзелә, анда 800ләп яңа эш урыны булачак. Ул көн саен 1 миллионга кадәр почта аша җибәрелгән әйберләрне эшкәртү мөмкинлеге бирә. 2015 елның октябрендә логистик үзәге булган сок җитештерүче заводка нигез салынды. Заводның проекттагы куәте - елына 54 миллион литр сок. Ул 2017 ел башында эшли башлар дип көтелә.

Экспертлар бәясе буенча, кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 40%ка үскән һәм 6,4 миллиард сум тәшкил итә.

-Бүген 11 сәнәгать мәйданчыгы һәм индустриаль парк эшләп килә һәм рәсмиләшү стадиясендә. Яңа формалашучы "Хәерби" сәнәгать мәйданчыгында офис-сәүдә җиһазлары җитештерү оештырылачак. Милекче проектка 25 миллион сум инвестиция керткән инде. Шунда ук "Татгриб" компаниясе гөмбә продукциясе житештерә башлый. Шул ук мәйданчыкта быелның августында медицина инструментлары җитештерү буенча Казан медик-инструменталь заводы комплексы фундаментына капсула салдылар. 2015 елда "Егорьево теплицалары" теплица хуҗалыгы эшкә кереште.

Хуҗалыкның барлык тармакларының нәтиҗәле үсеше халыкның тормыш дәрәҗәсен билгели. Әмма күп тармакларда эш урыннары санын арттыру өчен резервлар бар әле.

Кризис вакытында да ил икътисадында һәрчак үсеш һәм алгарыш нокталары бар. Аларның берсе Лаеш районы булу куанычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев