Кышка әзерлек катлаулы шартларда бара
Авыл хуҗалыгы - икътисадның аерым төре. Монда һәр көн кадерле, бигрәк тә урак өстендә. Быел һава торышы артык иркәләми: ике ай кояш кыздырды, сентябрьдә исә тоташ яңгыр. Хәзер район терлекчеләренең төп бурычы - продуктлылыкны югалтмыйча һәм сөт сыйфатын киметмичә терлекләрне кышкы утарда асрауга күчерү. Сыерлар инде терлекчелек биналарында асрала. Кышны...
Авыл хуҗалыгы - икътисадның аерым төре. Монда һәр көн кадерле, бигрәк тә урак өстендә.
Быел һава торышы артык иркәләми: ике ай кояш кыздырды, сентябрьдә исә тоташ яңгыр. Хәзер район терлекчеләренең төп бурычы - продуктлылыкны югалтмыйча һәм сөт сыйфатын киметмичә терлекләрне кышкы утарда асрауга күчерү. Сыерлар инде терлекчелек биналарында асрала. Кышны ничек уздыралар - күбесенчә азыклар запасыннан тора. Ә аларны әзерләү катлаулы һава шартларында үтә. Бүгенге көнгә 13,5 мең тоннадан артык кукуруз силосы әзерләнгән. Кечкенә сан түгел, әмма планны үтәргә әле ерак.
-Хәзергә савымны арттыру турында сүз дә булырга мөмкин түгел, - дип саный авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркет
Оксана Николаевна сүзләре буенча, "Хәерби", "Урта Девятово" һәм "Березовка" ЧҖҖләрдә эшләр яхшырак тора. Аларда терлекчелек корылмалары вакытында әзерләнгән һәм продуктлылык та узган елгыдан ким түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев