Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Һөнәри керемгә салым” салым салу системасы кертү буенча эксперимент

2018 елның 27 ноябрендә 2019 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәр махсус “Һөнәри керемгә салым” салым режимы кертү буенча эксперимент үткәрүне көйләүче документлар пакеты кабул ителде.

Яңа режимнан милек файдаланудан, эш бирүче булмаган һәм хезмәт килешүләре белән яллы хезмәткәрләр җәлеп итмичә керем алучы физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала.

Мондый эшчәнлек алып баручы гражданнар урнашкан урын – Татарстан Республикасы, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре. Яңа режим буенча салым базасы билгеләү өчен чик керемнәр календарь елда 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш.

Бу салым режимыннан файдаланырга ярамый:

-мәҗбүри маркировка таләп иткән акцизлы товарлар сатканда;

-шәхси, өй мәшәкатьләре өчен файдаланылган милектән кала, товарларны яки милек хокукын яңадан сатканда;

-файдалы казылмалар тапканда яки аларны сатканда;

-йөкләмә килешүләре, комиссия килешүләре яки агентлык килешүләре нигезендә башка зат мәнфәгатьләрендә эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарганда.

Яңа режимны нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар, бәяләүчеләр, медиаторлар куллана алмый.

Товарлар (эшләр, хезмәтләр, милек хокуклары)  алынган керемнәр салым салу объекты дип танылалар. Салым чоры дип календарь ай билгеләнә. Физик затларга товарлар һәм хезмәтләр сатканда салым ставкасы – 4%, шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга сатканда – 6%.

10 ел дәвамында салым ставкасы күтәрелмәячәк, ә яңа режимнан файдалану өчен салым чиге кимемәячәк. Яңа режим кулланганда пенсия фондына иминият взнослары түләү йөкләмәсе юк. Шуның белән бергә Пенсия фондына түләүләрне ирекле нигездә башкарырга була.

“Мой налог” мобильле өстәмәсе Россия Салым хезмәте сайтында 2019 елның 1 гыйнварыннан соңга калмый урнаштырыла һәм салым органнары белән барлык үзара эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә, шул исәптән салым инспекциясенә килми генә теркәлү һәм салым түләү. Закон шулай ук салым түләүченең салым органы белән электрон мәйданчык яки кредит оешмасы операторы аша үзара эшчәнлеген дә күздә тота. Аларның исемлеге “Мой налог” мобильле өстәмәсендә урнаштырылачак.

Салым органы “Мой налог” өстәмәсендә башкарылган исәп-хисап мәгълүматлары нигезендә салымны ай беткәч исәпли. Отчет чордан соңгы айның 12нче числосына кадәр, үзмәшгуль гражданга түләү өчен салым суммасы күрсәтелгән хәбәр формалаштырыла һәм җибәрелә. Салымны түләү срогы – отчет чордан соң килгән айның 25нче числосына кадәр. Салым отчеты бирү бурычы күздә тотылмый.

“Һөнәри керемгә салым” режимына күчкән салым түләүчеләр контроль-касса техникасы кулланудан азат ителәләр – сатып алучылар белән исәп-хисап, касса чегы формалаштыруны һәм аны сатып алучыга җибәрүне дә кертеп, “Мой налог” мобильле өстәмәдә башкарыла.

Законда 10 мең сум күләмдә салым чигерүе күздә тотыла, ул теркәлүдән соң салым түләгән саен кими бара. Әгәр салым 4% ставкасы буенча түләнсә, чигерү керемнең 1%ын тәшкил итә, ставка 6% булганда керемнең 2%ы чигерелә.

Яңа режимны куллану ирекле нигездә башкарыла. Махсус “Һөнәри керемгә салым” салым режимы кертү буенча эксперимент үткәрүдә кирәк булган документлар пакеты белән Федераль салым хезмәте бүлекләренең операция залындагы мәгълүматлар папкасында танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы