Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Салым хәбәрләрен җибәрү электрон төстә башкарылачак

2016 елның 1 маеннан №130-ФЗ яңа федераль законы 2016 елның 2 июненнән көчкә кергәнлектән, "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучылар өчен салым хәбәрләре, таләпләре һәм башка документлар электрон төстә җибәреләчәк, ә почта аша кәгазьдә түгел. Документларны кәгазьдә алу өчен 2016 елның 1 сентябренә кадәр бу турыда шәхси...

2016 елның 1 маеннан №130-ФЗ яңа федераль законы 2016 елның 2 июненнән көчкә кергәнлектән, "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисыннан файдаланучылар өчен салым хәбәрләре, таләпләре һәм башка документлар электрон төстә җибәреләчәк, ә почта аша кәгазьдә түгел.

Документларны кәгазьдә алу өчен 2016 елның 1 сентябренә кадәр бу турыда шәхси кабинет ярдәмендә көчәйтелгән квалификацияле яки көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имза белән имзаланган хәбәр җибәрергә кирәк. Көчәйтелгән квалификацияле булмаган имзаны "Профиль" бүлегендә "Получение сертификата ключа проверки электронной подписи" ссылкасы буенча бушлай алырга мөмкин.

Кулланучыга электрон имзаның бер вариантын сайлап алу мөмкинлеге бирелә: "электрон имза ачкычы кулланучы компьютерында саклана" яки "электрон имза ачкычы Россия ФСХның якланган саклау урынында саклана". Кулланучыга бер елга бирелүче электрон имзаның аерым паролен истә калдырырга һәм компьютерга кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район налоги