Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Сокуры сәнәгать мәйданчыгында резидентлар артты

Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Сокуры сәнәгать мәйданчыгында үткән эшлекле киңәшмә кече һәм урта бизнесны үстерү проблемаларына багышланган иде. Эшмәкәрләр очрашуын үткәрү урынын сайлау мөһим роль уйнады. Сокуры мәйданчыгында резидентлар саны арта. 21 гектар мәйданда төрле предприятиеләр һәм фирмалар эшләүче предприятиеләр корпуслары, җитештерү корылмалары уңайлы урнашкан. Монда газ...

Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашында Сокуры сәнәгать мәйданчыгында үткән эшлекле киңәшмә кече һәм урта бизнесны үстерү проблемаларына багышланган иде. Эшмәкәрләр очрашуын үткәрү урынын сайлау мөһим роль уйнады. Сокуры мәйданчыгында резидентлар саны арта. 21 гектар мәйданда төрле предприятиеләр һәм фирмалар эшләүче предприятиеләр корпуслары, җитештерү корылмалары уңайлы урнашкан.

Монда газ котельныйлары өчен җайланмалар, металл конструкцияләр җитештерү һәм хәтта чәй төрү белән мәшгульләр. Сәнәгать мәйданчыгында эшләүче һәм булачак резидентлар белән сөйләшкәндә район башлыгы эшмәкәрләрнең уңышлары һәм планнары белән кызыксынды, аларның сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирде. Сокурыда ком-төзелеш материаллары, медицина билгеләнешендәге товарлар җитештерүен урнаштыру һәм башка проектларны гамәлгә ашыру турында эшлекле планнар бик позитив яңгырады. Район территориясендә сигез технопарк уңышлы үсә: Столбищеда, Никольскийда, Рождественода. Хәерби һәм Державинода сәнәгать зоналары төзелә.

-"Сокуры" сәнәгать паркы территориясендә эшмәкәрлеккә яшел ут ачарга кирәк, - диде үз чыгышында район башлыгы Михаил Афанасьев. - Бу мәйданчыкның киләчәге зур.

Чыннан да, эшлекле кешеләр җитештерү һәм башка коммерциячел фирмаларның нәкъ менә Сокурыда урнашуы яклы. Сәнәгать паркының уңайлы җиргә урнашуы, федераль трасса якын булу, районның үзәк өлеше, республика башкаласыннан ерак булмау, коммуникацияләр булу җәлеп итә. Бизнес үсеше өчен иң яхшы шартлар режимы булдырылган. Эшмәкәрләр форумында сәнәгать зонасы предприятиеләренең картографик схемасын, төзелеш эшләре план-графигын эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук мөһим булган аспект - бизнес-проектларны уңышлы сайлау, аларны яклау, тулысынча нигезләнгәнлек, табышлылыкны исәпләү. Моннан тыш, федераль бюджеттан яклау алу максаты белән иң өстенлекле юнәлешләрне алга этәрергә кирәк. Безнең районда рәсми аккредитацияләнгән сәнәгать паркларыннан тыш җитәкчелек Габишевода һәм башка торак пунктларда нәтиҗәле эшмәкәрлек зоналары булдырырга планлаштыра. Шуны истә тотарга кирәк, кече һәм урта бизнес артында зур киләчәк. Бу хәзерге перспективалы хуҗалык алып баруның, территорияне динамик үстерүнең альфасы һәм омегасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район промплощадка