Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Терлекчеләр йомгак ясады

Биектау районында үткән зона семинар-киңәшмәсендә катнашучылар 2015 елның 9 аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм кышкы чорга бурычлар турында фикер алыштылар. Октябрь башына районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов мәгълүмат бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары...

Биектау районында үткән зона семинар-киңәшмәсендә катнашучылар 2015 елның 9 аена терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм кышкы чорга бурычлар турында фикер алыштылар.

Октябрь башына районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов мәгълүмат бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, безнең район терлекчеләре ел башыннан 14 мең тоннадан артык сөт җитештергәннәр, бу узган елгы белән чагыштырганда 102% тәшкил итә. Бер сыердан уртача 3317 кг продукция алынган. Мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча йөкләмә дә уңышлы үтәлгән. Семинарда катнашучылар шулай ук терлекләрне кышкы аранда асрауга оешкан төстә күчерү мәсьәләсе турында фикер алыштылар һәм кышкы чорга бурычлар билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район животноводство