Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Эш шартларын базар билгели

Бу язда "Нармонка" ЧҖҖ нең теплица хуҗалыгы хезмәткәрләре үз басуларына утырту өчен 1 миллионга якын кәбестә үсентесе үстерә.

Халык та яшелчә культуралары үсентеләресез калмаячак. Яшелчәчеләр бер үк вакытта помидор, кыяр, ташкабак, кавын һәм карбыз үсентеләре дә үстерәләр. Ассортиментта шулай ук базарда сорау күп булган 5 төр чәчәк тә бар.

Бүген Нармонка яшел-чәчеләренә эш шартларын базар билгели. Теплица хуҗалыгы начальнигы Фикус Тимергалиев сүзләре буенча, узган ел аларның эш киңлеге финанс ягыннан үзен акламаган. Көндәшлекнең зур һәм яшелчә продукциясенә бәяләрнең түбән булуы нәтиҗәсендә хуҗалык үзенә зыянга эшләгән. Шуңа күрә быел монда теплица тотуга чыгымнарны кыскартырга мәҗбүр булганнар, әгәр узган елларда теплицалар инде февральдә үк "җанланса", бу язда аларда эш көннәр җылыткач кына - март азагында башланган. Шулай итеп, яшелчәчеләр теплицалар җылытуга чыгымнарны кыскарта алганнар.

Бәлки бу чара вакытлычадыр. Һәм киләсе елда базарда хәл яхшы якка үзгәрер. Шуңа күрә хәзер коллектив өчен иң мөһиме-җитештерүнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен саклап калу, эш күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен югалтмау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка теплицы рассада