Чәчүгә әзербез
Район язгы кыр эшләренә әзерме - шушы көннәрдә күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булган комиссияне нәкъ менә шул мәсьәлә кызыксындырды. Хуҗалык җитәкчеләре яз иртә килер дип техника ремонтлауга узган елдагыдан күпкә алдан тотындылар. Комиссия эшләр торышы белән танышкач, канәгать булды. Аның составында абруйлы кешеләр иде: "Татагролизинг" АҖ гендиректоры Азат Җиһаншин,...
Район язгы кыр эшләренә әзерме - шушы көннәрдә күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булган комиссияне нәкъ менә шул мәсьәлә кызыксындырды.
Хуҗалык җитәкчеләре яз иртә килер дип техника ремонтлауга узган елдагыдан күпкә алдан тотындылар. Комиссия эшләр торышы белән танышкач, канәгать булды. Аның составында абруйлы кешеләр иде: "Татагролизинг" АҖ гендиректоры Азат Җиһаншин, шул ук оешманың баш инженеры Нурсил Вәлиев, "Татар агрохимия һәм туфрак фәнни-тикшеренү институты" ДБУ директоры Әхтәм Җаббаров, шулай ук Лаеш авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм баш агроном Илгиз Миңнекәев.
-"Татагролизинг" АҖ"Нармонка", "Йолдыз", "Урта Девятово", "Хәерби", "Атабай" хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзерлекләре бик яхшы, - дип сөенеп хәбәр итте Илгиз Миңнекәев. - "Нармонка" ЧҖҖне аерым әйтеп үтәсем килә, андагы 20 көпчәкле трактор, МТЗ-1221 һәм башка 15 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы идеаль тәртиптә.
Авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы сүзләре буенча, техника ремонтлауга акчалар вакытында бүленгән. Запас частьлар алынган, барысы тәртипкә китерелгән, иртәгә үк басуга чыгарга мөмкин. 17 көннән соң сукага чыгарга була.
-Ул вакытка кар эреп бетәр һәм басуларны эшкәртә башларбыз дип уйлыйм, - Илгиз Хөсәенович шундый фикердә. - Туфракның дым запасы да куандыра - кыш дәвамында 188 мм тупланган. Бу күрсәткеч начар түгел. Кыш көне көчле җилләр булмады, бар кар басуда калды.
Әмма техникадан кала бу техникада эшләргә кешеләр дә кирәк. Бу борчыган тема, ул хакта бер генә ел сөйләмиләр. Мәсәлән, биш хуҗалыкта агроном юк. Атабайда грамоталы белгечне бер атна элек кенә тапканнар. Механизаторлар һәм агрономнар җитмәү җитәкчеләрне җирдә эшләргә теләгән кешеләрне читтән эзләргә мәҗбүр итә.
-Соңгы 13 елда районга җиде агроном килде, - дип әйтеп китте Илгиз Миңнекәев. - Бу белгечләр районда калмый. Бераз эшлиләр дә китеп баралар, ә бит хуҗалыклар аларга 25-30ар мең түли. Күрәсең, Казанның якын булуы тәэсир итәдер. Механизаторларны Чувашиядән, Мари- Элдан чакырабыз. Хәзер безнең мәктәпләрне тәмамлаган булачак зоотехниклар һәм ветеринарлар югары уку йортларында укыйлар. Алар туган хуҗалыкларына кайтырлар дип өметләнәбез.
Соңгы елларда Лаеш районы сыйфатлы орлыклар җитештерү буенча республиканың беренче унлыгына керә. "Хәерби" һәм "Йолдыз" чәчүлек материалны безнең хуҗалыкларга да, республиканың башка районнарына да җибәрә. Шуны да әйтми булмый, соңгы ике елда "Йолдыз" үз позициясен саклый алмады. Хәзер бу юнәлештә "Хәерби" алда бара. Бүген бу хуҗалыкта мең тоннага якын элиталы уҗым һәм сабан культуралар орлыгы бар, шуның 500 тоннасы сабан бодае. Үз орлыкларын файдаланучы хуҗалыклар чәчүлек материалны орлыкчылык инспекциясендә тикшерделәр. Алар орлыкларны яңартып торалар. Ә дәүләт хуҗалыкка элиталы орлык сатып алуга тоткан акчаларның 30% ка якынын кире кайтара. Ягулык мәсьәләсе дә хәл ителә: язгы кыр эшләренә беренче транш бүленде - 1178 тонна.
Тракторларның басуга чыгу көне якыная. Язгы көн ел туйдыра, ди халык. Мул уңышка исәп тотып орлыкларны вакытында җир куенына салыр вакыт көнләп түгел сәгатьләп исәпләнә. Район хуҗалыклары моңа әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев