Агрономнар әзер
Лаеш районында 10 апрельдә агросәнәгать комплексы оешмалары арасында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Виталий Германов фотосы
Конкурс нәтиҗәләрен ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының механикалаштыру хезмәте әйдәүче белгече Наил Әһлиуллин катнашында ТР дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы Радик Зиатдинов җитәкчелегендәге комиссия бәяләде. Лаеш районыннан комиссия составында Гостехнадзор инспекциясе начальнигы Радик Гәрәев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Владимир Симанов һәм аның урынбасары Виталий Германов бар иде.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләренең язгы чәчүгә әзерлеге 40 баллы система буенча бәяләнде. Конкурста районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашты. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча “Нармонка” агрофирмасы һәм “Хәерби” ЧҖҖ беренче урын алды, “Урта Девятово” ЧҖҖ икенче булды, “Волга” агрофирмасы өченче урынга чыкты.
Язгы кыр эшләренә әзерлек тулаем уңышлы үткән, барлык хуҗалыкларда да техника тулысынча әзер. Предприятиеләр агрономнары һәм җитәкчеләре бүгеннән үк басуга чыгарга әзер. Һава торышы гына комачау итә: басуларда кар ята. Беренче мөмкинлек булу белән техника эшкә чыгачак. Башта уҗым культуралары һәм күпьеллык үлән тукландырылачак, аннан тырмалау, туфрак эшкәртү, бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев