Агроволга – 2022
Татарстанда булган “Агроволга” күргәзмәсенә Россия һәм чит илләрдән 415 компания килде.
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә 6 июльдән 8енә кадәр Халыкара “Агроволга - 2022” агросәнәгать күргәзмәсе үтә. Анда Россиянең 42 төбәгеннән, шулай ук Төркия, Беларус, Көньяк Корея, Австралия һәм Нидерланд компанияләре катнаша.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров мондый күргәзмәнең Татарстан өчен генә түгел, ә тулаем Россия авыл хуҗалыгы өчен зур вакыйга булуын билгеләп үтте. “Агроволга” масштаблы экспозицияне, эшлекле форум, 48 гектарда тәҗрибә-күрсәтмә басуларны берләштерә. Күргәзмәгә Россия агросәнәгать комплексларыннан 15 000 белгеч һәм җитәкче килер дип ниятләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев