Авыл хуҗалыгы санын алуга әзерләнәбез
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр аграрийлар өчен мөһим вакыйга булган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу (ВСХП) үткәрелә. Бүгенге көнгә ВСХП-2016 объектларының сигез исемлеге төзелгән, аларга 48 авыл хуҗалыгы оешмасы кергән. ВСХП-2016 объектларының төп массасын шәхси ярдәмче һәм авыл җирлекләре гражданнарының башка шәхси хуҗалыклары тәшкил итә. ВСХП-2016 да катнашуга...
2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр аграрийлар өчен мөһим вакыйга булган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу (ВСХП) үткәрелә.
Бүгенге көнгә ВСХП-2016 объектларының сигез исемлеге төзелгән, аларга 48 авыл хуҗалыгы оешмасы кергән. ВСХП-2016 объектларының төп массасын шәхси ярдәмче һәм авыл җирлекләре гражданнарының башка шәхси хуҗалыклары тәшкил итә. ВСХП-2016 да катнашуга сан алучы 50 кеше җәлеп ителәчәк. Алар 65 календарь көнгә (2016 елның 19 июненнән 22 августына кадәр), ә инструкторлар 87 календарь көнгә (2016 елның 9 июненнән 3 сентябренә кадәр) җәлеп ителәчәк. Авыл хуҗалыгы санын алу беренче тапкыр планшетлы компьютерлар ярдәмендә үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев