Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Авыл ипотекасы - елга 1,9% белән

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрендә әзер яки төзелә торган торак, шул исәптән җир участогы белән, сатып алуга ипотека кредиты шартлары үзгәрүен хәбәр итә.

Хәзер гамәлдәге кредитны күрсәтелгән максатларга хезмәт хакы клиентлары елга 1,9% ташламалы ставка буенча, ә корпоратив компанияләр хезмәткәрләре елга 2,2%тан башлап ала яки рефинанслый ала.

Шулай ук әлеге категория клиентларга кредит буенча ставка түбәндәге максатларга да кимеде: милектәге җир участогында подряд килешүе буенча торак йорт төзү яки төзелешне тәмамлау; авыл территорияләрендә урнашкан җир участогын сатып алу һәм анда подряд килешүе буенча торак йорт төзү; банкта, шулай ук Авыл хуҗалыгы министрлыгының башка вәкаләтле кредит оешмаларында шул ук максатларга элек алынган кредитны түләү. Кертелгән үзгәрешләр кысаларында заем акчаларын еллык 2,5% ставкасыннан алырга мөмкин булачак.

-Россельхозбанк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында эшләүче авыл территорияләрендә торак сатып алу өчен ташламалы кредитлар буенча шартларны яңартты, - дип билгеләп үтте «Россельхозбанк» АҖнең ваклап сату бизнесын үстерү һәм дистанцион хезмәт күрсәтү блогы җитәкчесе Юлия Деменюк. - Аерым категория клиентлар өчен банк ставкаларны 0,8 процентка киметте. Хәзер кредитлар тагын да үтемлерәк һәм отышлырак булды. Бүгенге көндә бу ипотека базарында иң яхшы тәкъдимнәрнең берсе дип саныйбыз.

25 елга кадәр бирелә торган кредит суммасы 3 миллион сумга кадәр тәшкил итә, шул ук вакытта беренчел взнос 10%тан башлана. Банк югарыда күрсәтелгән максатларга гамәлдәге ипотека кредитын рефинанслауга да, сатып алына торган яки төзелә торган күчемсез милек объектының 90%ыннан артмаган күләмдә акча бирә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, авыл ипотекасын инде 1245 гаилә алган. Бу программаны гамәлгә ашыру буенча Татарстанда Лаеш районы лидер булып тора, анда авыл ипотекасы буенча 245 килешү теркәлгән. "Россельхозбанк" татарстанлыларга авыл территорияләрендә беренчел һәм икенчел торак сатып алу өчен барыс 2,7 миллиард сум биргән.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев