Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Басулардан хәбәрләр

Илдус Зарипов Лаеш районы җирләрен чәчү алдыннан эшкәртү белән шәхсән үзе танышты.

Лаеш районы җитәкчесе һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Виталий Германов кырларны карап чыктылар һәм районның берничә хуҗалыгы башлыклары белән очраштылар.

«Березовка» ҖЧҖ кырларында, шул ук исемдәге торак пунктка керү юлында кунакларны авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Раил Гыйниятов каршы алды. Биредә киләчәктә солы утырту өчен җирләрне чәчү алды культивациясе бара иде, ул сыерларга азыкка җибәреләчәк.

Раил Рәис улы сөйләгәнчә, көтүдә 470 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 200е - кара-чуар токымлы савым сыерлар. Хуҗалык җирләре 2000 гектар тәшкил итә, аларда солы, бодай, арпа, кукуруз, берьеллык үләннәр чәчелә. 1500 тонна силос базасы бар. Хуҗалык хайваннарын азык белән тулысынча үзе тәэмин итә.

Төп штатта 44 хезмәткәр эшли, сезонлы эшләр вакытында тагын 24 кеше җәлеп ителә. Техника комплектына тракторлар, комбайннар һәм КамАЗлар керә.

Киләсе тикшерү пункты Державино булды. Керү юлында район җитәкчелеген республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре көтә иде. Алар район кырларындагы авыл хуҗалыгы культураларының мониторинг картасын тәкъдим иттеләр. Анда яшел төс белән – уҗымнар билгеләнгән, ә кызыл төс белән аларның булмавы аерып куелган. Алар төсләрнең дөреслеге хуҗалыкларда булган җирләрне корректлы цифрлаштыру белән турыдан-туры бәйле, дип аңлаттылар. Министрлык хезмәткәрләре шулай ук территориянең космостан төшерелгән рәсемнәрен күрсәттеләр.

Пәрәүдә «Родные просторы» АХКсын Нәҗип Нуретдинов тәкъдим итте. Аның хуҗалыгында 248 баш мөгезле эре терлекнең 148е - савым сыеры. Аның сүзләренә караганда, кооперативта тотрыклы азык базасы бар, ул үзенең сыер көтүен тулысынча тәэмин итә. Алар шулай ук «Агро 5» хуҗалыгына кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, анда 195 баш мөгезле эре терлекнең 105е савым сыер.

- Быел голштин токымлы тагын 200 баш савым сыер сатып алырга планлаштырабыз. Алар дөрес ашатканда бер сыердан 25 литрга кадәр сөт бирәчәкләр. Узган ел хуҗалыкта арпа, бодай һәм кукуруз яхшы уңыш бирде. Уҗымнарның куе шытымнары быел да яхшы уңышка өмет бирә.

Ә «Сәетов И.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгында (Бутыри) чәчү кампаниясе тулы көченә бара. Яңа сатып алынган чит ил тракторы чәчкеченә төягечтән ашлама белән бергә арпа тутырдылар. Беркетелгән тырмалар орлыкларны шунда ук туфракка кертте.

"Ни чәчсәң, шуны урырсың", "Язның бер көне - ел туйдыра". Бу халык сүзләре быелгы катлаулы язга беркайчан да булмаганча туры килә. COVID-19 вирусы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә кертелгән махсус режимга карамастан, район аграрийлары, район һәм республика халкының киләчәге турында кайгыртып, үз эшләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы