Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Эшмәкәрләр булырга өйрәнәбез

Лаеш техник-икътисад техникумында “Эшмәкәрлек” компетенциясе буенча World Skills стандартлары буенча демонстрация имтиханнары үтә.

Лаеш техникумы Татарстанда демоимтихан үткәрү үзәкләренең берсе булып тора. Студентлар World Skills cтандартларына ярашлы төстә төзелгән бердәм имтихан биремнәрен үтиләр. Алар алган күнекмәләрен һәм компетенцияләрен реаль вакытта күрсәтәләр. Студентларны бәйсез экспертлардан торган жюри бәяли. Билгеләр нәтиҗәләре бердәм федераль мәгълүмати системада урнаштырыла, ә ул аерым бер төбәктә һәм тулаем ил буенча кадрлар әзерләүне анализлау мөмкинлеге бирә.

ЛТЭТ директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Ольга Якимова сүзләре буенча, бу атнада World Skills стандартлары буенча демоимтиханны техникумны тәмамлаучы 20 студент бирә. Башта студентлар үз бизнесларын булдыру буенча проект әзерлиләр һәм аны экспертларга тәкъдим итәләр. Төрле идеяләр әйтелде: фотоателье ачу, төзелеш материаллары җитештерү, бәйрәмнәр оештыру һәм безнең шәһәрдә һәм районда  эшмәкәрлек үстерүнең башка вариантлары. Катнашучыларга проектларын тәкъдим итүгә бары биш минут вакыт бирелде, аннан соң жюри әгъзалары сораулар бирделәр. Егетләр һәм кызларга бизнес өчен бик тә кирәкле маркетинг, проектны техник-икътисад нигезләү һәм башкалар буенча да үз белемнәрен күрсәтергә туры килде. Шулай ук ЛТЭТ базасында Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укучылары да демоимтихан тапшырдылар.

Демонстрация имтиханында катнашучылар, сынауны уңышлы үтүчеләр, компетенцияләр паспорты алалар. Бу документ һөнәри осталыкның World Skills стандартларына ярашлы булуын раслый. Бу мәгълүматлар яшь профессионаллар базасына кертелә, персонал эзләгәндә һәм сайлаганда аттестациянең мондый форматын таныган эш бирүчеләр аңа керә алалар.

2019 елда Татарстанда 63 белем бирү оешмаларында укучы 3 меңнән артык кеше World Skillsның 41 компетенциясе буенча демонстрация имтиханы тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы