Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Грантлар алабыз һәм хуҗалыкны киңәйтәбез

Яшь фермерларга грант ярдәме киңәйтелә.

«Агростартап» грантын алучылар өчен эш урыннары булдыру буенча таләпләр йомшартылды.

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Агростартап» грантларын алучылар өчен эш урыннары булдыру таләпләрен йомшартуны күздә тоткан карарга кул куйды.

Түбәндәге үзгәрешләр кертелде:

1) Хуҗалык башлыгы хәзер 2 миллион сумга кадәр акча ала алачак, гәрчә ул берүзе генә эшләсә дә. Ә тагын бер яңа хезмәткәрне җәлеп итсә, 2 млн. сумнан артык суммага дәгъва итәргә хокуклы.

2) Мөрәҗәгать итүчеләргә, әгәр салымнар һәм җыемнар буенча бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса, мондый бурычның булмавы турында таләп кулланылмаячак. Бу шулай ук алар өчен грантлар алуны җиңеләйтәчәк.

3) Авыл хуҗалыгы кооперативлары продукцияне сату өчен кирәк булган җиһазлар һәм техника бәясен кире кайтара алачаклар. Бер үк вакытта авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы әгъзаларына продукция сатып алуга бирелә торган субсидия күләмен исәпкә алып, кооператив табышының «бусагасы» артты.

2019 елдан башлап Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативасын үстерү» Милли проект кысаларында «Агростартап» программасы буенча 167 фермер гомуми суммасы 471,7 миллион сум тәшкил иткән ярдәм алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев