Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

“Җиләк илендә” кура җиләге һәм карлыган үсә

Лаеш районында җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар бар. Шуларның берсе – “Җиләк иле”.

Узган көздә “Җиләк илендә” 6,8 гектар мәйданга 20 мең кура җиләге һәм карлыган үсентесе утыртканнар. Киләсе елга җиләк-җимеш куаклары мәйданын 50 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Үз җиләк-җимешләребез уңышы Казан май комбинатына кайнатмалар җитештерү өчен чималны чит илдән сатып алуны киметәчәк.

 Компаниянең бер кызыклы социаль юнәлеше бар – ул мохтаҗ гаиләләргә һәм белем бирү учреждениеләренә җиләк уңышын сатып алу шарты белән үсентеләрне бушлай бирү. Шушы араларда үзләренең утырту материалларын үстерү өчен питомник булдырырга планлаштыралар.

Шулай итеп районда чит ил әйберләрен алыштыру хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама