Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Ислам дөньясы белән элемтәләрне җайлыйбыз

Лаеш районында “Россия – Ислам дөньясы” халыкара саммиты булды. ХIII халыкара “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022” икътисади саммитында катнашучыларны Олы Кабан авыл җирлегендәге “Казан-Экспо” күргәзмәләр комплексы кабул итте.

Фото «Казан-Экспо» МВЦ матбугат хезмәтенеке

 

“KazanSummit 2022” эшендә 54 ил һәм Россиянең 37 төбәге вәкилләре катнашты. Олы кунаклар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников, Төрекмәнстан Парламенты рәисе Гурбангулы Берды- мухамедов, ОАЭ икътисад министры Абдулла бен Тук Аль Марри, Бахрейн Корольлеге король гаиләсе әгъзалары, World Halal Summit президенты Юнус Эте, World Halal Dayны оештыручы Мохамед Джинна бар иде.

-Бу көннәрдә Россиядә истәлекле дата – Идел Болгарының исламны кабул итүенә 1100 ел. Бу вакыйга безнең дәүләтебез үсешендә, исламның илебездә киң таралган дин сыйфатында ныгуында зур роль уйнады. Быелгы “КazanSummit”ның бу вакыйга кысаларында үтүе куандыра. Бу саммит кунакларына бәйрәм тантаналарында катнашу, безнең белән юбилей шатлыгын уртаклашу, Татарстанда һәм тулаем илебездә булган конфессияара һәм милләтара татулык атмосферасын тою мөмкинлеге бирә, - дип әйтеп китте үз сәламләвендә Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуның төп темасы уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл иминлеге булды. Чара кысаларында “Уртак куллану икътисады һәм гомуми Хәләл иминлеге” темасына багышланган пленар утырыш булды. Анда сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүне тикшерделәр, россия бизнесы катнашында перспективалы проектлар карап тикшерелде. Максим Решетников россия катнашындагы барлык инвестпроектлар үз актуальлеген саклый, дип басым ясады.

Чара программасы берничә блокка бүленде: дәүләт өчен хәләл, бизнес өчен хәләл, кулланучылар өчен хәләл һәм дөнья өчен хәләл. KazanSummit 2022 кысаларында үсешнең төрле юнәлешләре буенча 100гә якын секция ачылды. Казанда очрашу барышында беренче тапкыр  ислам бизнесының эре форумы World Halal Day үтте – бу Бөтендөнья хәләл көне.

Russia Halal Expo күргәзмәсендә Россия, Төркия, Иран, Индонезия, Малайзия, Кыргызстан, Үзбәкстан үз продуктларын тәкъдим иттеләр. Күргәзмә кысаларында хәләл-индустрия турында сессияләр булды: хәләл сүзе артында чынбарлыкта нәрсә бар, товарлар һәм хезмәтләргә ничек сертификат бирелә, хәләл-индустриягә ярдәм чаралары, ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлек потенциалы. Саммит кысаларында машиналар төзү кластер форумы һәм халыкара сәүдә-сәнәгать палаталар форумы да эшләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ислам дөньясы белән элемтәләрне җайлыйбыз