Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
икътисад һәм җитештерү

Камага 103 меңгә якын чөгә балыгы маймычы җибәрелде

Бу вакыйга шушы көннәрдә Лаешта Иске Пристань тирәсендә булды

Каманы чөгә балыгы маймычлары белән баету буенча акция барышын балыкчылык буенча Федераль агентлыкның ТР Урта Идел территориаль идарәсенең су биологик ресурсларына дәүләт контроле, күзәтчелек һәм саклау бүлеге белгечләре контрольлек итте. Заказчы буларак газ-транспорт компаниясе чыгыш ясады, ә маймычларны Мәскәүдән «Главрыба» җибәрде.

Бу – биологик байлыклар җитештерүгә юнәлдерелгән компенсация чарасы. Камага 102 966 чөгә балыгы маймычы җибәрелде. Мондый төгәллек каянмы? Каманы балыкка баетуда катнашкан комиссия зур булмаган савытка маймычлар тутырып, аны үлчәде. Аннан соң анда ничә балык барлыгын санады. Соңыннан уртачы арифметик санны чыгарды (фотода). Бу процесс озакка сузылды, чөнки мондый исәпләүне ике йөк машинасында торган барлык контейнерларда үткәрергә туры килде. Ә маймычларны Камага җибәрү алдыннан балыклар булган савытларда суның температурасын елгадагы суныкы белән тигезләштерергә кирәк иде.

Куйбышев сусаклагычы зур мәйданга ия, ә мондый акватория маймычларны сакларга булыша. Алар яхшырак ияләшә һәм яхшы үсә. Галимнәр раслаганча, акватория зур булса, маймычларның исән калу дәрәҗәсе 75% ка якын.

Татастанда 2019 елда маймычларны 15ләп тапкыр җибәрделәр. Елгаларны балыкка баетуны нигездә Түбән Кама һәм Куйбышев сусаклагычларында үткәрәләр. Безнең районда – Лаешта һәм Мишәдә. Бездә килү юлы уңайлы – бу акцияне Лаеш районында үткәрүнең тагын бер сәбәбе.

Бераз вакыт үтәр һәм балыкчылар тоткан балыклар арасында яңадан чөгә балыгы күренә башлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кама Лаеш районы балык