Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Күчемсез милекне биш көндә эшләп була

​​​​​​​Татарстан эшмәкәрләре күчемсез милек объектларын кыскартылган срокларда эшлиләр

Ел башыннан Татарстан Росреестры кече һәм урта бизнес вәкилләреннән кергән документлар буенча күчемсез милек объектларына 10 меңнән артык хокук теркәгән. Шул ук вакытта теркәү тиз арада башкарылган.

Күчемсез милеккә һәм аның белән эшләр башкаруга хокук теркәү законда каралган тугыз көн урынына биш эш көне тәшкил иткән (төзелештә өлешләп катнашу килешүләреннән кала); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә һәм хокукларны дәүләт теркәвенә бер вакытта куйганда – 12 урынына 9 эш көнендә.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатып киткәнчә, татарстан эшмәкәрләре төзелә торган йортлардагы квартирларны милеккә эшлиләр, шулай ук офис биналарын да: “ Бу категория мөрәҗәгать итүчеләр өчен Татарстан Росреестрында эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән җир участокларын һәм күчемсез милек объектларын теркәү һәм кадастр исәбенә кую кыскартылган срокларда эшләнә һәм бу беренче ел гына түгел. Безнең карашча, бу бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруга ярдәм итүче нәтиҗәле чараларның берсе һәм тулаем Татарстанда инвестиция климатын яхшырта”.

Кыскартылган сроклардан файдалану өчен документларны күп функцияле үзәк аша тапшырганда, кабул итүгә электрон чират терманалы аша язылганда аерым төймәгә басып фәкать кече һәм урта бизнес субъектлары өчен билгеләнгән махсус талон алу кирәк. Бу МФЦ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене МСП субъекты буларак билгеләргә һәм, шул сәбәпле, документларны кабул иткәндә теркәүнең кыска срокта үтәчәген күрсәтергә ярдәм итә.

Барлык сораулар белән, шул исәптән эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларын һәм шундый объектлар өчен җир участокларын кадастр исәбенә һәм аларга милек хокукын теркәргә теләгән юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә документларны теркәүгә әзерләү буенча Татарстан Росреестрына 8(843) 255-24-20 телефоны аша (эш көнендә көн саен) шалтыратырга була. Моннан тыш, кирәкле мәгълүматны Татарстан Росреестрының рәсми сайтының (rosreestr.tatarstan.ru) “Для субъектов малого и среднего предпринимательства”бүлегеннән алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев