Киләчәк проектлары бүген тормышка ашырыла
2 июльдән 4есенә кадәр Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2019” кыр форматында зур күргәзмә эшли. Кызыклы проектлар күрсәтелгән – сатучысыз кибеттән кыр шартларында двигательләр ремонтлый торган машинага кадәр. Әмма иң мөһиме – бу проектлар бүгеннән Татарстанда тормышка ашырыла инде.
Россиянең 24 төбәгеннән төрле 167 компания килгән, шулай ук Белоруссиядән дә. Күргәзмә эшендә агросәнәгать комплексының 3,5 меңнән артык белгече катнаша. Аларның кайберләре үз казанышларын күрсәтә, кайберләре партнерлар эзли. Агросәнәгать компанияләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, галим-аграрийлар, бизнес вәкилләре үз фикерләре белән уртаклашалар, элемтәгә керү өчен телефоннар алышалар.Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә булды. Аны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде. Алар күргәзмәне карадылар, Татарстан һәм Россия төбәкләре агросәнәгать яңалыклары белән таныштылар. Рөстәм Миңнеханов экспонатлар белән кызыксынды. Мәсәлән, Ярославль компаниясенең Татагрохимсервис белгечләре белән берлектә ясалган универсаль материаллар таратучы җайланмасы. Тараткыч туфракка каты минераль ашламалар һәм известьлы материаллар ташу һәм кертү өчен тәгаенләнә, Россиядә аны башка бер җирдә дә чыгармыйлар. Мондый беренче машиналар Татарстанның бер хуҗалыгында эшли инде.
Рөстәм Нургалиевич “Сатучысыз кибет” проектын якларга ышандырды. Мультибокс – тулысынча автоматлаштырылган бина, ул акыллы сатучысыз авыл кибете, авылда яшәүчеләр өчен заказларны тапшыру һәм авылның кече хуҗалык итү формасына склад ролен башкара ала. Бу “Цифрлы авыл” проектының бер өлеше. Сынау проектын Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарында эшләтә башлау планлаштырыла.
Лаеш районы да үз казанышларын күрсәтте. Район башлыгы Михаил Афанасьев кыскача куелган һәр продукция турында сөйләде, кем җитештерүен әйтеп китте. Мәсәлән, Пәрәүдә яшәүче Фәридә Сәләхова үзмәшгуль гражданнар категориясенә керә. Виноград үстерүче Александр Зверев, Романов В.А. КФХ, Лаеш балык заводы һәм башка авыл хуҗалыны предприятиелре үз продуктларын тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Лаеш техник-икътисад техникумы стенды янында тукталды.
-2012 елдан ЛТЭТ студентларны “Тракторчы-машинист һәм авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәтү” белгечлеге буенча укыта, - дип аңлатып үтте техникум директоры Эльвир Якупов. – Без аларны эшкә урнаштырабыз һәм алар район муллыгы өчен эшлиләр. Казандагы махсус автомобильләр заводында эшләүче безнең укучыларыбыз Сургутнефтегаз заказ биргән машинаны эшләүдә катнаштылар. Анда эретеп ябыштыру аппараты, токарьлык станогы һәм автомобильләр ремонтлау өчен кирәк булган барлык әйбер бар. Без Рөстәм Нургалиевичка кыр шартларында трактор двигателен ремонтлап күрсәттек.
Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган Татарстан Президенты заманча технологияләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булып булмауга басым ясады, ә монда кызыклы юнәлешләр күп. Ул бу күргәзмәне карагач элемтәләр киңәйер дип ышана.
Чыннан да монда карарлык әйберләр күп. Продукция “Үсемлекчелек”, “АПКны инженер-техник тәэмин итү”, “Терлекчелек”, “Сугару”, “Хуҗалык итүнең кече формалары” бүлекләре буенча куелган иде. Шуны әйтеп китү кирәк, күргәзмәгә әзерлек бер ел алдан башланган: чөнки уҗым һәм сабан культуралар чәчүлекләрен күрсәтергә кирәк бит. Теләге булган һәр кеше кызыклы яңалыклар белән таныша алды. Бу зур күргәзмәгә куелган бар нәрсәне бер мәкаләдә сурәтләп бетереп булмый. Килегез. Карагыз. Гаҗәпләнегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев