Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районында күпбалалы гаиләләр бушлай орлыклар алдылар

Республика бюджетыннан авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары һәм үсентеләре белән тәэмин итү өчен ун миллион сум акча бүлеп бирелде.

Лаеш районының Каип авылында яшәүче Абдуллиннар гаиләсе бакчасында башлы суганның түтәлләре яшелләнеп килә, әле генә утыртылган кәбестә үсентеләре бизәк булып утыра, тагын берничә түтәлдә кишер, аш чөгендере шытымнары чыгарга тора.  

- Безнең гаилә ун кешедән тора, - дип сөйли гаилә башлыгы Рөстәм Габдрахман улы, - мин хатыным белән,  кызыбыз һәм аның дүрт баласы -мәктәп укучылары, тагын бер кызыбыз һәм оныгыбыз баласы белән. Бакча - безнең өчен мөһим туклану чыганагы, һәм без дәүләткә бушлай орлыклар һәм үсентеләр биргәне өчен рәхмәтлебез.

Каип авылының мәктәп яны кишәрлегендә дә тигезләп бүленгән түтәлләр әллә каян күренеп тора.  

- Безнең мәктәптә 58 укучы бар, - дип хәбәр итә Каип төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Алексей Нуждин. – Бакчабыз кечкенә булса да, мәктәп кишәрлегеннән алынган уңыш ашханә өчен бер ярым айга, хәтта ике айга җитә, ә бу инде укучыларның төшке аш рационына өстәмә. Ярдәмегез өчен рәхмәт.

Егорьево авыл җирлеге составына 7 торак пункт керә, 2780 кеше яши, шул исәптән 1560 – җирле халык.

- Безнең җирлеккә Лаеш районы кулланучылар җәмгыяте бушлай 40 кг орлык-суган, 400әр грамм кишер һәм аш чөгендере орлыгы, шулай ук 120 данә башлы кәбестә үсентеләре бирде, - ди Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин. – Без, киңәштек тә, утыртма материалларны иң беренче чиратта күп балалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге пенсионерларга, шулай ук Каип гомуми белем бирү мәктәбенә бүлеп бирергә булдык.

- Авыл җирлеге башлыгы өстәлендә орлык алучыларның фамилияләре һәм аларның яшәү урыннары адреслары язылган махсус төзелгән ведомость ята. Биредә Абдуллиннар, Анисимовлар, Минсафиннар, Нәбиуллиннар, Семеновлар, Горчаковлар, Шәйхетдиновлар, Гыйләҗев фамилияләре бар.  

Безнең белешмә:

Гомумән алганда, Татарстанлылар махсус программа буенча барлыгы 31 тонна орлык-суган, 1 тонна кишер орлыгы, 820 кг аш чөгендере орлыгы һәм 162 мең данәдән артык кәбестә үсентеләре алдылар. Орлык белән тәэмин итүче операторлар буларак, район кулланучылар җәмгыятьләре һәм Татпотребсоюз системасы кооперативлары эш итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев