Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
икътисад һәм җитештерү

Лаеш аграрийлары авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашалар

Бу атнада быел икенче авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләрен Казанның Идел буе базарына чыгаралар. Республика халкы ит, сөт һәм яшелчә продукциясен ваклап сату бәяләреннән уртача 15% ка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак. Ярминкәләрдә сөт продукциясе, йомырка, ярма, яшелчә, җиләк-җимеш, бал, яшелчә, камыр ризыклары һәм башка бик күп азык-төлек товарлары сатып алырга була.

Һәр мәйданчыкка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре беркетелгән, алар тәкъдим ителгән бәяләрне тикшереп торалар. Ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре продукциянең сыйфатын тәэмин итәләр.

Ярминкәләр Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш аграрийлары авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашалар