Лаеш районы кырларында урак өсте бара
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов Лаеш районы хуҗалыкларында булды.
Эшлекле сәфәр барышында Марат Габделхәевич 2026 елгы урак өсте барышын бәяләде. Бер көн эчендә ул өч авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды: «Вафин Ф.Т.» КФХ, «Сәетов И.Р.» КФХ һәм «Нармонка» агрофирмасы" ҖЧҖ. Министр урынбасары кыр эшләренең оештырылышы белән танышты, шулай ук районның гомуми нәтиҗәсенә керткән өлешләре өчен урак өсте алдынгыларын аерып билгеләп үтте.Соңгы көннәрдә республикада уңайлы һава торышы урнашты, шуңа күрә аграрийлар уңышны максималь дәрәҗәдә актив җыюны дәвам итәләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә 213 мең гектар бөртекле культуралар суктырылган, 862 мең тонна нәтиҗәле ашлык җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 40,3 центнер тәшкил итә.
Фото: ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев