Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районы аграр секторы чәчүгә әзерләнә

Лаеш районы аграр секторында 40тан артык хуҗалык исәпләнә, аларның төп эшчәнлек юнәлешләре игенчелек һәм терлекчелектән гыйбарәт.

Район игенчеләренең хәлләре ничек – сөрү җирләре нинди, ашлама запаслары бармы, техника язгы кыр эшләренә әзерме – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Линар Сабиров менә шул хакта сөйли.

2022 елда районда язгы кыр эшләре 52 мең гектар сөрү җиренең 40 мең гектарында башкарылачак. Бу узган ел дәрәҗәсендә. Авыл хуҗалыгы культуралары буенча бүлсәк, түбәндәгечә була: бөртеклеләр 23 мең гектар били (шуның 8,3 мең гектары уҗым), техник культураларга 6,9 мең гектар бирелә. Бәрәңге мәйданы 250 гектар, яшелчәләр – 190 гектарга утыртылачак.

“Волжская” агрофирмасының мәйданы зур (9661 га), Сәетов И.Р. КФХы (5220 га) һәм “Нармонка” агрофирмасында (4707 га).

Авыл хуҗалыгында ашламалар мөһим урын алып тора. Минераль ашламаларның бу хуҗалыкларда күләме шактый: “Нармонка” агрофирмасы ( гектарга 101 кг тәэсир итүче матдә), “ТатНИИсх” (79,5 кг тәэсир итүче матдә) һәм “Волжская” агрофирмасы (74,4 кг тәэсир итүче матдә). Район буенча гектарга 44, 5 кг тәэсир итүче матдә туры килә.

Техника әзерлеген билгеләп үтү кирәк. Тикшерүләр чәчкечләр һәм тракторларның әзерлеге 97% булуны күрсәтте (шулардан чәчү комплекслары – 100%). Культиваторлар да тулысынча ремонтланган (99%) дип әйтергә була.

Авыл хуҗалыгы турында сүз башлагач, терлекчелеккә дә кагылмый булмый. Монда күрсәткечләр ярыйсы. 2022 елның 1 апреленә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 5352, шул исәптән 2074 савым сыер. Сөт буенча Лаеш районы 43 район арасында уртада. Районда 1 сыердан уртача савым 12,9 кг тәшкил итте. 2022 елның 1 апреленә район хуҗалыкларында 578 бозау бар. 163 тонна сыер ите, 1232 тонна кош ите җитештерелгән.

Татарстанның күп районнарында күпьеллык үләннәр һәм уҗым культураларны тукландыру эшләре бара. Әмма безнең районда һава торышы басуга чыгу мөмкинлеге бирми. Фәкать “Нармонка” агорфирмасы һәм “Вафин Р.К.” КФХы (Хәерби) 16 апрельдә техниканы күпьеллык үләннәрне тукландыруга алып чыктылар. Районда 8,4 мең гектарда уҗым һәм 6,9 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру зарур. Хәерле, сәгатьтә игенчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы