Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Лаеш районы товарлары “Вкусы России” конкурсында катнаша

“Вкусы России” икенче Милли азык-төлек төбәк брендлары конкурсы кысаларында безнең республиканы тәкъдим итүчеләр арасында Лаеш районы вәкилләре дә бар.

Безнең республиканы бер юлы 17 бренд күрсәтә. Аларның бишесенең Лаеш районына кагылышы бар. Бу кәҗә сөтеннән ясалган “Лаеш” сыры (җитештерүчесе – “Каприно” ЧҖҖ), татар чәе (җитештерүчесе – “Сәламәт ашамлыклар фабрикасы”), татарча какланган үрдәк түше – (җитештерүчесе – “Кәүсәр” СХПК) һәм казан үрдәге (җитештерүчесе – “Рамай” КФХ), “Болгария” үрдәк казылыгы – (җитештерүчесе – “Кәүсәр” СХПК).

Халык тавыш бирүе  2021 елның 7 ноябренә кадәр https://russiantastes.ru порталында. Якташларыбызны яклап тавыш бирү өчен “регион” графасында Татарстан Республикасын сайлау кирәк.

Акцияне оештыручы – Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы. Конкурсны үткәрү срогы – 2021 елның 20 октябреннән 7 ноябрьгә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Лаеш районы лаешта реклама вкусы россии бал ит