Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Техникумда беренче курс студенты көне

Лаеш районы мәгариф оешмаларының казанышлары ярминкәсендә катнашты.

«Казан» агросәнәгать паркында ел саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык сәнгате һөнәрләре эшләнмәләре республика ярминкәсе узды.

Аны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорларының республика советы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, оештырды.

Мондый күргәзмә-ярминкәнең безнең илдә тиңнәре юк. Быел анда бөтен республикадан 200 дән артык мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара уку комбинатлары коллективы катнашты. Зур ябык мәйданчыкта консервалар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр, сөт продукциясе, йомырка, шулай ук агач эшләнмәләре, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, тегү эшләнмәләре, металлдан эшләнмәләр һәм башкалар бар иде. Продукцияне китерүдә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар җәлеп ителде.

Һәр муниципаль район үз экспозиция-утарын әзерләде, барысы да башкалар арасыннан нәрсә белән дә булса аерылып торырга тырышты. Бер районда бәрәңгедән ат сыны ясаганнар, икенчесендә – Татарстан АССРның 100 еллыгы символикасы белән пирог пешергәннәр. Һәр утарда кунакларны үзешчән сәнгать артистлары каршы алды, алар җыр-биюдә башкаларны уздырырга тырышты.

Ярминкәне оештыручылар вәкилләре кергән комиссия экспозицияләрне берничә номинация буенча бәяләде: «Ярминкә урынын иң яхшы бизәү», «Ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашу», «Тәкъдим ителгән продукциянең иң яхшы ассортименты», «Продукция сатуга иҗади якын килү», «Ярминкә урынын оештыруның югары дәрәҗәсе».

Зур ярминкәдә мондый төрлелек арасында Лаеш экспозициясе дә югалып калмады. Якташларыбыныңз да казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын сөендерерлек нәрсәләре иде. Яшелчәләр салынган аю җигелгән арба безнең район күргәзмәсенең матур билгесе булды. 2020 ел уңышы урнашкан "җилкәнле көймә"не дә күрми калу мөмкин түгел иде. Агропаркка килүчеләргә камыр ризыклары, бал, чәй һәм башка бик күп әйберләр сатып алырга тәкъдим иттеләр.

Римма Вахитова агросәнәгать паркына азык-төлекне сатып алып бетергәнчегә кадәр махсус иртәрәк килгән. Безнең район күргәзмәсендә аңа аеруча балык ошады.

- Миңа җирле балык деликатеслары бик ошый, - диде Римма Рәшит кызы. - Бәяләр тагын да күбрәк куандыра: барысы да кулай һәм, супермаркетлардагы кебек, бәяләре артык арттырылмаган. Һичшиксез, монда тагын бер кат киләчәкмен, чөнки биредә азык-төлек сатып алу бик файдалы.

Ярминкәдә шулай ук Татарстан балта осталары, тимерчеләр, чүкү осталары иҗат иткән әйберләр дә тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үз илебезнең өр-яңа авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән таныштылар. Ә төп сәхнәдә барысын да ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бай мәдәни программа көтте.

Ярминкәдән буш кул белән китүе кыен иде. Андый кешеләр юк диярлек. Шәһәр халкы тәмле һәм файдалы продуктлар сатып алды, ә авыл халкы катлаулы икътисади чорда сизелерлек ярдәм алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы