Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Нармонка кәбестәсе турында нәрсә белергә кирәк

Үзләренең җитештерүе турында “Нармонка” агрофирмасы генераль директоры Олег Солягин сөйли.

60 гектарлы кәбестә басуы зур яфраклары белән бәрхет сыман ялтырап ята. Аның барлык киңлегенә су сибү системалары сузылган.

-Безнең монда соң өлгерә торган сортлар, - дип аңлата Олег Геннадьевич. – Иртә өлгерә торганнарын без җыеп алдык инде, хәзер соңрак өлгерүчеләрен җыя башладык. Соң өлгерә торганын җыюны сентябрь азагыннан да алдан башламыйбыз. Быел без утырту машинасы сатып алдык һәм кәбестә җыю комбайны өчен аванс түләдек. Болар яшелчәчеләр хезмәтен җиңеләйтү өчен кирәк. Бүгенге көндә без сезонына 150гә кадәр кеше җәлеп итәбез, аларның хезмәте 2,5 миллион тирәсе тора. Комбайн белән без 1 көндә 2,5 гектарга кадәр мәйданнан уңыш җыя алачакбыз. Әгәр кул хезмәте җәлеп итмәсәк, без комбайнның бәясен 3-4 елда чыгарабыз.

Кәбестә басуында булганнан соң гендиректор безгә Нармонка продукциясе сатыла торган палаткаларның берсен күрсәтте. Өстәлдә тартмаларда кыяр, ташкабак, брокколи, кольраби һәм башкалар ята.

-Тагын кызыл күчәнле һәм төсле кәбестә үстерәбез, - ди Олег Солягин. – Безнең яшелчәчелек комплексын агроном Фикус Тимершәех улы Тимергалиев җитәкли, өстәлдәге бар ассортимент – аның хезмәте, - дип гендиректор агрофирманың баш яшелчәчесе белән таныштыра.

-Базарда калу өчен ниләр эшлисез?

-Без моның өстендә даими эшлибез, хәзер бит фермерлар күп. Шуны әйтергә кирәк уртача иртә өлгерүче кәбестә буенча без республикада монополистлар диярлек. Күп кенә җитештерүчеләр аны үстерүдән баш тарттылар һәм аңа сорау шактый зур. Кешеләр “уртача”ны сатып алу өчен безгә берничә көн алдан язылалар. Узган ел белән чагыштырганда аның бәясе дә кызыктырырлык. Моннан тыш, көндәшлеккә сәләтле булу өчен без сыйфатлы ашламалар кулланабыз, төрү өстендә эшлибез.

-“Нармонка” агрофирмасы елның салкын вакытында нәрсә белән шөгыльләнә?

-Кышын да тик тормыйбыз – безнең 400 баш савым сыер бар, ә гомуми баш саны  -меңгә якын. Бөтен көчкә терлекчелек белән шөгыльләнәбез. Сөтне Казанның күпләп сатучы компаниясенә сатабыз.

–Үзегез турында берничә сүз: ни өчен авыл хуҗалыгына килдегез һәм эшлисез?

-Мин монда 1976 елдан: мәктәп, авыл хуҗалыгы институты, беренче курстан соң армия, яңадан институт. Диплом алгач, монда кайттым һәм эшли башладым: механизатор, комсомол оешмасы секретаре, азык җитештерү бригадиры, “Нармонка” ААҖ генераль директоры урынбасары. Аннан соң мин Каипыда “Заря” ЧҖҖ директоры булдым, анда дүрт ел ярым эшләдем. 2013 елда яңадан Нармонкага кайттым, - дип искә ала Олег Солягин. – Ни өчен мин монда? Мин нәкъ шуңа укыдым, башка берни эшли белмим, - ди елмаеп Олег Геннадьевич. – Мин канәгать – бу минеке.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы