Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Ныклыкка сынау

Лаеш районы басуларында уңыш өчен чын көрәш бара.

Икътисадның аграр тармагы өчен бу ел җиңелләрдән булмады. Корылык үз эшен эшләде. Республиканың барлык районнарында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде.

 

Быен ашлыкның һәр бөртеге кадерле. Моны аңлап комбайнчылар һәм механизаторлар урак өстендә иртә таңнан кояш батканга кадәр эшлиләр. Эсселек 35, 37 градуска җиткәндә дә алар эштә. Безнең көннәрнең чын батырлары. Алар арасында “Волга” агрофирмасыннан Владимир Пьянов һәм Нәфис Хәйретдинов, “Гинзбург В.С.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Салават Шәрипов бар. Аларның һәр кайсы 600-700 тонна ашлык суктырган инде һәм мактаулы беренче меңгә якынлаша.

 

Лаеш районында урып-җыю эшләренең экваторын уңышлы үткән берничә исемне атамый булмый. Менә алар: Фәргать Әхмәтшин, Марат Фазлыев, Илһам Шәвәлиев, Илнур Гыйниятов,  барысы “Зарипов Г.Б.” фермер хуҗалыгыннан. Наил Шәвәлиев “Волга” агрофирмасында хезмәт куя. Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооператорлары берләшмәсе әгъзасы, крестьян хуҗалыклар хәрәкәте ветераны Нәбиулла Хаҗиев үзенең 65 яшьлеген 4 август көнне басуда урып-җыю техникасында каршылады.

 

Лаеш районында бөртекле культуралар мәйданы 25372 гектар мәйдан били. Бүгенге көнгә 23 мең тоннадан артык ашлык суктырып алыган.

 

2021 урагында “Зарипов Г.Б.” КФХ, ТатНИИСхоз, “Гинзбург В.С.” КФХ, “Нармонка” АФ” ЧҖҖ, “Вафин Р.К.” КФХ, “Урта Девятово” ЧҖҖ алда баралар.

Сүз дә юк, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу стратегик мөһим эш. Шуңа күрә банк структуралары, эшмәкәрлек фондлары һәм башка дәүләт берәмлекләре тарафыннан авыл хезмәткәрләренә ярдәм итү программасы дәүләт дәрәҗәсендә эшләнде. Иң элек сүз финанс ярдәме, кредитлар буенча банк түләүләрен кичектерү, крестьян һәм фермер хуҗалыкларга ташламалы кредит бирү турында бара. Мәсәлән, шундый ярдәм чаралары булышлыгы белән “Сәетов И.Р.” КФХ урып-җыю эшләре чорында ике яңа комбайн алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ныклыкка сынау