Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Районда тиздән язгы кыр эшләре башланыр

Район башлыгы Михаил Афанасьев Хәербидә "Хәерби" ЧҖҖ базасында үткәргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә сүз чәчү кампаниясенә әзерлек барышы турында барды. Автор фотосы Шулай ук анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм идарә белгечләре катнашты. Авыл хезмәтчәннәре техника әзерлеге турында хисап тоттылар. Хуҗалыкларның күбесендә ул ремонтланган...

Район башлыгы Михаил Афанасьев Хәербидә "Хәерби" ЧҖҖ базасында үткәргән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре киңәшмәсендә сүз чәчү кампаниясенә әзерлек барышы турында барды.

Автор фотосы

Шулай ук анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм идарә белгечләре катнашты.

Авыл хезмәтчәннәре техника әзерлеге турында хисап тоттылар. Хуҗалыкларның күбесендә ул ремонтланган һәм басуга чыгарга әзер. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре орлыклар белән тәэмин ителгән. Аларның сортлары яңартыла, тишелеп чыгу 95%-98%.

Алдынгы хуҗалыкларның берсе булган "Урта Девятово" ЧҖҖдә 2600 га сөрү җире бүленгән, шуның 400 гектары - пар җире, 500 га - уҗым һәм 600 га - күп еллык үлән. Сабан ашлык чәчүлекләре 1100 га тәшкил итә.

-Күпьеллык үлән һәм уҗым басуларында дымны җиде-сигез көндә капларга планлаштырабыз. Чәчүлекләргә дә шул кадәр үк вакыт китәчәк, - дип хәбәр итте директор Юрий Демидов. - Кадрлар белән тәэмин ителдек, ашламалар узган елдагы күләмдә. Ягулык-майлау материалларына бәяләр ошамый - узган елдагыдан җиде сумга кыйммәт. Арзанрагын эзләп карарбыз.

Үткән елда уңыш мул булса да, кызганычка каршы, күп кенә хуҗалыкларның финанс хәле яхшырмады. Бу беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продуктларына сатып алу бәяләренең түбән булуында, аеруча сөт һәм ашлык бәясе арзан булды, ә ягулык бәяләре - күтәрелде.

-Шартлар нинди булуга да карамастан язгы кыр эшләренә җаваплы карау зарур, - дип үз фикерен җиткерде Михаил Афанасьев. - Кичекмәстән хәл итү таләп ителгән мәсьәләләрне яки проблемаларны хәзер әйтегез. Без аларны бергәләп хәл итәрбез. Районның азык-төлек белән тәэмин ителеше безнең нәитҗәле һәм бердәм эш итүебезгә бәйле. Авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә әзер.

Белешмә өчен:

Лаеш районында 47718га чәчү мәйданы бар. Шуның 10507 гектарына уҗым культуралар чәчелгән, 28763 гектары сабанашлыкка, 611га - бәрәңге һәм 211 гектары яшелчәләргә тәгаенләнгән.

Видеосюжетны газета сайтының "Икътисад һәм җитештерү" рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев