Сайлау көннәрендә ярминкәләрдә 71,7 млн сумлык продукция сатылган
33 районнан фермерлар бу көннәрдә 71,7 млн сумлык продукция саткан. Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Табигый авыл хуҗалыгы продукциясенә, бигрәк тә яшелчәләргә, республика халкының ихтыяҗы зур.
Белешмә өчен: ярминкәләр Казанда 14 мәйданчыкта, икесе-Чаллыда һәм Яшел Үзән районында, өчесе — Түбән Камада һәм Татарстанның башка районнарында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев