Сокуры авыл җирлеге күзгә күренеп үзгәрә
Сокуры мәдәният йортында гражданнар җыены булды, анда җирле үзидарә органнары 2019 ел өчен хисап бирделәр.
Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зариповны рус ачык йөзлелеге һәм татар кунакчыллыгы белән каршыладылар. Ул кызыксынып җирле җитештерүчеләр һәм кул эшләре осталары казанышлары күргәзмәсе белән танышты. Илдус Фатыйх улы робототехника белән шөгыльләнүче укучыларны мактады, шахмат матчында катнашты һәм инициативалы гражданнар белән аралашты. Утырыш алдыннан җирле артистлар концерты булды, алар бу кичтә тамашачыларга искиткеч кәеф бүләк иттеләр.
Сокурыда һәм Обуховода авыл кешеләре тормышын яхшырту буенча бик зур эш үткәрелә. Аның нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Анатолий Новиков отчет бирде. Аның сүзләре буенча, бер ел эчендә халык саны 109 кешегә арткан, 2110га җиткән.
Җирлек территориясендә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, ФАП, китапханә, Саклык банкы филиалы, почта эшли. Сокурыда кече һәм урта бизнес предприятиеләре актив үсә: 2 АЗС, 2 кафе, 3 көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесе, 15 резиденты булган “Сокуры” сәнәгать паркы, 20 шәхси эшмәкәр бар.
2019 елда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларга Сокурыда Дача (100 метр), Яшьләр (200 метр), Төзелеш (270 метр), Мишә (426 метр) урамнары һәм Обухово авылында Спартак урамына (284 метр) вак таш җәелгән. Соңрак җирле кешеләр инициативасы буенча бу урамга асфальт салынган. Район бюджетыннан Сокурыда Березовая (437 метр), Кургузкин (471 метр), Ясная (446 метр) урамнары буйлап юл төзү финансланган.
Урамнарны җыештыру буенча системалы төстә чәршәмбе һәм шимбә өмәләре үткәрелә. Төбәк операторы һәм хезмәт күрсәтүче оешма алышынганнан соң чүп чыгару белән хәл яхшырган. “Чиста су” программасы буенча ике яңа скважина һәм 4 км озынлыктагы суүткәргеч урнаштыру буенча проектлау башкарылган.
Обухово авылында Үзәк урамда авария хәлендәге яктырту баганалары алыштылылган, Яр буе урамында 16 фонарь һәм исәп приборлары урнаштырылган. Сокуры-Хәерби автоюлында ремонт дәвам ителгән, тротуар төзекләндерелгән, яктырту баганалары урнаштырылган. Узган ел җирлек грант откан, аның акчасы Обухово авылында Үзәк урамда 320 метр суүткәргеч торбаны алыштыруга һәм коеларны тәртипкә китерүгә тотылган. Грант акчаларына шулай ук Г.Р.Державин исемендәге скверда яңа яктырткычлар һәм автомат сугару урнаштырылган.
Анатолий Новиков булган проблемалар турында да искә алды. Аларның иң мөһиме – мәктәптә һәм балалар бакчасында урыннар җитмәү, бу халык санының тиз артуы белән бәйле. Бу проблемаларны хәл итү өчен авылда яңа белем бирү учреждениеләре төзергә кирәк.
Үз эшчәнлекләре турында мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, җирле коммуналь челтәр директоры, полициянең участок уполномоченные хисап тотты. Сокуры һәм Обуховода яшәүчеләргә фермер һәм ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең дәүләт программалары мөмкинлекләре турында сөйләделәр һәм алдагы язда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү турында искәрттеләр.
Халык җыены тәмамланганда Илдус Зарипов Һәм Анатолий Новиков авылның актив кешеләренә бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында – педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары, шулай ук территорияне төзекләндерүдә катнашкан кешеләр бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев