Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Сынаулар чоры уңышлы үтте

2021 елда тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 6 млрд. 791 млн. сум тәшкил итте, бу 2020 ел дәрәҗәсенә 113%.

Сөрү җирләренең зур өлешен “Волга” ЧҖҖ, “Сәетов И.Р.” КФХ һәм “Нармонка” агрофирмасы ЧҖҖ эшкәртә. Үсемлекчелек тармагы өчен ел җиңел булмады, әмма “Нармонка” агрофирмасы ЧҖҖ яшелчәләр юу һәм төрү буенча корпуслар төзүне һәм линия урнаштыруны тәмамлады. “Сәетов. И.Р.” КФХ ике комбайн, “Фенд” тракторы алды, 2000 тоннага  силос тибындагы  ашлык саклагыч төзеде. Инвестицияләр 61 миллион сумнан артык тәшкил итте.

Корылык булуга да карамастан 30,6 мең тонна ашлык җыеп алынган. 3 мең тоннадан артык яшелчә җыелган, уңыш гектардан 224 ц, 4 мең тоннадан күбрәк бәрәңге алынган. Яшелчәләрне төп җитештерүчеләр: “Нармонка” агрофирмасы, “Вафин.Р.К.” КФХ.

12,4 мең тонна сөт (2020 ел дәрәҗәсенә 89%), 5,8 мең тонна ит (85%), 964 миллион данә йомырка, бу узган елдагыдан 4%ка артык, җитештерелгән. Бүген йомырканы төп җитештерүчеләр “Ак Барс” кошчылык комплексының “Яратель” кошчылык фабрикасы һәм “Державин” кошчылык фабрикасы.

Авыл хуҗалыгы тармагында районда 1344 кеше эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 33 мең 945 сум, 2020 ел дәрәҗәсенә 102%.

Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм хезмәтләрдән 6 млрд. 873 млн. сум акчалата керем алынган, 2020 ел дәрәҗәсенә 125%.

Узган елда төп капиталга инвестицияләр 600 миллион сумнан артык тәшкил итте.

Мөгезле эре терлекләрнең баш саны шактый кимү сәбәпле крестьян-фермер хуҗалыкларында продукция җитештерү кимеде. 2021 елда фермерлар 4435 тонна сөт (узган ел дәрәҗәсенә 95%, 2020 – 4655 тонна), 409 тонна ит (узган ел дәрәҗәсенә 95%, 2020 – 430,5 тонна) җитештерелгән. 271 миллион сумлык продукция сатылган, узган ел дәрәҗәсенә 93%.

Авыл хуҗалыгын үстерүдә төрле милек формасын үстерү төп үсеш нокталары булып тора. 2021-2022 елларда берничә ферма һәм башка авыл хуҗалыгы биналары төзү планлаштырыла:

-мөгезле эре терлек симертү буенча 60 башка ферма төзү – Гинсбург КФХ,

-“Каприно” ЧҖҖ Лаеш сөт заводы тарафыннан терлекчелек фермасы төзелеше, 100 баш сыер һәм югары сыйфатлы сырлар җитештерү өчен100 баш кәҗә сатып алу,

 - АГРОВИП ЧҖҖ 140 башка роботлаштырылган ферма төзү, нәселле таналар сатып алу,

-“Кәүсәр” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын үстерү ниятеннән агымдагы елда логистик үзәк, продукция саклау өчен складлар төзү планлаштырыла. Аларның бизнес планында айга 300 тонна колбаса әйберләре җитештерү, тәүлеккә 6 мең кош  сую, шулай ук 1000 тонна туңдырылган һәм катырылган продукт саклау,

- ИП Шильников А.Н. – кәлшәләр үстерү өчен теплицалар төзү,

-җиләк-җимеш үсентеләре үстерү һәм теплицаларда җир җиләге үстерү, Гыйльметдинова Г.Т. КФХ,

-“Ягодная страна” ЧҖҖ  “Казан май комбинаты” АҖгә джемнар һәм башка продуктлар өчен җиләк-җимеш куаклары бакчасы утыртты.

Район авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 12 айда авыл хуҗалыгына ярдәм программаларының барысында катнашып 235,5 миллион сум дәүләт ярдәме алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Сынаулар чоры уңышлы үтте