Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Татарстанда беренче авыл ипотекалары бирелде

Республиканың Актаныш, Тәтеш, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында 7 ташламалы ипотека кредиты бирелде инде, аларның гомуми суммасы 14,6 млн сум тәшкил итә. Беренче кредитларны «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан төбәк филиалы бирә башлады.

Шуны  искшртеп узабыз,  2020 елда  “Авыл территорияләрен  комплекслы  үстерү”  буенча  яңа  дәүләт программасының  төп  инструментларының  берсе  буларак,  ташламалы  авыл     ипотекасы  программасы  гамәлгә ашырыла  башлады.  Анда  беренче  катнашучылар    Омск, Оренбур, Амур һәм  Калининград өлкәләре,  Алтай  крае, Марий Эл һәм Татарстан  республикалары  халкы  булды. 

Ташламалы  ипотека механизмы   авыл  халкын    уңайлы  торак  белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Аны гамәлгә ашыру  авыл  халкының  зур  шәһәрләргә китүен киметүгә, шәһәр  халкын  аграр секторга  җәлеп  итүгә, гомумән, авылда  тормыш  шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелә.    

Кредит   еллык  3%лы ставка белән   бирелә  (ипотеканы иминләштергәндә – 2,7%). Ипотека 25 елга кадәр бирелә, кредитның иң чик максималь күләме – 3 млн сум. Кредит акчаларына  йорт салырга,  фатир алырга, авыл  җирлегендә  җир  кишәрлеге  сатып  алырга  мөмкин.  

Ипотеканы  Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин (авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә). Мәс., Авылга  күченергә теләүче. Әмма төзелеш  объекты яисә  җир  бары тик  авыл  территориясендә булырга  тиеш.  

Авыл   территорияләре исемлеге Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  05.03.2020 № 48/2-пр Боерыгы  белән расланды.  Норматив документ нигезендә  авыл  территорияләренә    халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, ягъни  шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә  шәһәрләр керә, боларга  Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә  һәм башкалар кертелде).

Ташламалы  ипотека кредиты  белән беррәттән авыл  кешеләре  торак йортларны  ремонтлауга һәм инженерлык  челтәрләре белән тәэмин итүгә 5 елга  кадәр 5%ка кадәрге ставка белән  250 мең  сумга  кадәр  кулланучылар  кредиты алырга  да  мөмкин. Моның  белән  өйгә  газ яисә  су  кертергә мөмкин.    Моннан  тыш,  авыл  территорияләрендә  яшәүче  гражданнарга  эш бирүче  тарафыннан торак яллау  шартнамәсе  буенча бирелә торган  торак төзелешен  субсидияләү дә карала.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы