Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
икътисад һәм җитештерү

“Татарстанда кыр көне-2018”дә 150 компания катнашты

Республиканың, Россиянең башка төбәкләре, шулай ук якын һәм ерак чит илләрнең күп санлы җитештерүчеләре үз продуктларын кыр форматы күргәзмәсенә куйды.

Россиянең 21 төбәге оешмалары һәм предприятиеләре турфак эшкәртүче һәм терлек азыгы урып-җыю техникасын, кирәкле җиһазларны, нәтиҗәле ашламалар, үсемлекләр һәм терлекләрне саклау чараларын, шулай ук мул уңыш бирә торган агрокультуралар сортлары чәчелгән делянкаларны кыр шартларында ачык тәкъдим иттеләр. Күргәзмә Беларусь Республикасы һәм Венгрия җитештерүчеләре игътибарын да җәлеп итте.

Кыр көнен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.

-Монда үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә иң заманча технологик чишелеш юллары күрсәтелде. Һәр кеше бу күргәзмәдә файдалы күрсәтмә мәгълүматны күп алгандыр, дип ышанам, ә бу мәйданчык бик тә кирәк.

Президентны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин озатып йөрде.

Мәртәбәле кунакларны зур чатырда Лаеш районы эшмәкәрләре каршы алды. Милли костюмнар кигән хуҗалар җырладылар һәм татар көйләренә биеделәр. Иртәнге күк йөзен хәтерләткән чыбылдык астында ниләр генә юк! Ялт иткән самавырлар тирәсендә күп төрле чәйләр, бал. Авызына кәрәзле бал кисәге капкан аю карачкысы бер кешене дә битраф калдырмады. Янәшәдә яңа мичтән чыккан бәлешләр үзләренә тартып торалар. Герметик төрелгән яшел тәмләткечләр дә күз явын алырлык. Периметр буенча утыртылган мәһабәт каллалар хуш исле лилияләр һәм горур розалар белән күршеләр. Ә бу җәйге эссе көндә салкын суга сорау аеруча зур булды.

Ике яклап һәм биниһая зур палатка каршында төрле авыл хуҗалыгы машиналары һәм агрегатлар үрнәкләре урын алган. Монда килгән күп санлы кунакларга карарлык әйберләр бар иде һәм авыл хуҗалыгы техникасын тәкъдим итүнең масштабын бәяләргә мөмкин иде.

Бәйрәмдә “Росагролизинг” АҖ генераль директоры Валерий Назаров та катнашты.

-Хезмәтттәшлек итү вакытында, 2017 елның 5 маеннан, без Татарстанга 3,5 мең данә техника, 77,0 мең баш нәселле терлек бирдек һәм 270,0 мең терлеккә урын булдырдык, - дип басым ясады Валерий Львович. – Бу һөнәри бәйрәмдә безнең үзара бәйләнешләр алга таба тагын да тыгызрак булыр дип ышандырасы килә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстанда кыр көне-2018