Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Терлекләр авыруларын профилактикалау – файдалы эш

Оренбург өлкәсендә агымдагы елның июль аенда нодуляр дерматит очрагы теркәлгән - нигездә мөгезле эре терлекләргә зыян китерүче җитди авыру. Россия территориясендә авыру 2015 елның көзеннән күзәтелә. Бу хәлгә "Лаеш РГВО" ДБУның диагностика буенча начальник урынбасары, ветеринария лабораториясе мөдире Рәзинә Фаязова аңлатма бирә. -Нодуляр дерматит - иң куркыныч йогышлы терлек авыруы....

Оренбург өлкәсендә агымдагы елның июль аенда нодуляр дерматит очрагы теркәлгән - нигездә мөгезле эре терлекләргә зыян китерүче җитди авыру.

Россия территориясендә авыру 2015 елның көзеннән күзәтелә. Бу хәлгә "Лаеш РГВО" ДБУның диагностика буенча начальник урынбасары, ветеринария лабораториясе мөдире Рәзинә Фаязова аңлатма бирә.

-Нодуляр дерматит - иң куркыныч йогышлы терлек авыруы. Эчке органнар, тире астындагы күзәнәкләр, лимфа төеннәре, лайлалы тышчалар, күзләр зарарлана, бизгәк тота. Вирус бик тә чыдам - хәтта бер тапкыр авырган терлекләр тагын авырырга мөмкин. Зарарланган сыерларның продуктлылыгы кими. Авыру очракларының 5-10 проценты үлемгә китерә, - дип ачыклык кертә Рәзинә Нәкыйповна. - Авыру канэчкеч бөҗәкләр аша күчә, шуңа күрә аны кисәтү шактый кыен. Биологик планда нодуляр дерматит кеше өчен куркыныч түгел. Әмма авыру биниһая зур зыян сала, терлекләрнең продуктлылыгы кими һәм терлекчелек комплексларының рентабельлелеге төшә.

Рәзинә Фаязова сүзләре буенча, авыру янаган мөгезле эре терлекләр, шулай ук сарыклар һәм кәҗәләр асраучыларга иң гади санитария һәм гигиена кагыйдәләрен саклау кирәк. Араннарны зарарсызландыра торган матдәләр белән эшкәртү һәм черкиләр, чебеннәр һәм башка кан эчүче бөҗәкләр үрчемәсен өчен абзарларны коры тоту зарур. Фермаларда профилактик вакциналар ясау һәм тиешле документлары булмаган килеш читтән хайваннар алып кайтуга юл куймау мөһим. Терлек асраган шәхси хуҗалыклар ияләренә ветеринарларга хайваннарны карауда каршылык күрсәтмәү файдалы. Мөгезле эре терлекләрдә авыруның клиник билгеләре күренгәндә кичекмәстән Лаеш районы ветхезмәтенә 8(84378) 2-70-01, 2-70-02 телефоннары аша хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район