Тиз йөрешле интернет - һәркемнең йортына
Столбище зонасына яңа технология буенча тиз йөрешле Интернет киләчәк.
Халык теләкләренә колак салып, «Таттелеком» ГАҖдә GPON (Gigabit Passive Optical Network) яңа технологиясе буенча челтәрләр төзүгә керештеләр.
Ул абонентларны 1 гбит/с тизлек белән персональ җепселле-оптик кабель буенча тоташтырырга мөмкинлек бирә. Бу шәһәр яны коттедж поселокларында аеруча актуаль, анда җир асты коммуникацияләрен үстерү икътисади яктан максатка ярашлы түгел.
Масштаблы төзелеш проектының беренче этабына Усады авылы керде. Поселокта планлаштырылган сыйдырышлык - тоташтыру өчен 1580 порт. 2020 елның октябрь ахырына 592 порт (гомуми күләмнең 37%) файдалануга тапшырылган. Тоташтырылган абонентлар саны - 90 һәм 100 дән артык заявка алынган инде.
2021 елда мондый элемтәне Столбище, Олы Кабан, Кече Кабан һәм башка авыллар алачак. Гомуми сыйдырышлыгы 6000нән артык йорт хуҗалыгы.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев