Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Лаеш районында булды

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров безнең район буенча эшлекле сәфәр ясады.

Визит Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларын караудан башланды. Шулай ук министр «Вафин Р.К.» крестьян-фермер хуҗалыгында һәм «Нармонка» агрофирмасында булды.

Аграрийлар авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгына сабан һәм уьым чәчүлекләрнең шытымнарын күрсәттеләр. Марат Җәббаров үсемлекләрне саклау чараларын нәтиҗәле куллану максатларында эремә төеннәрен арттыруга, аларны куллану шартларын үтәүгә, шулай ук суның препаратларга йогынты ясавына игътибар юнәлтте. Нармонкада министр язгы кыр эшләренең һәм яшелчә культураларын чәчүнең барышын бәяләде.

Марат Азатович предприятиеләрне хуҗалыкларның рентабельлеген арттыру максатында цифрлы технологияләрне кулланырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев