Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Тычкансыман кимерүчеләргә каршы актив көрәш бара

Тычкансыман кимерүчеләр бар нәрсәне ашый торган корткычлар, алар бик тиз үрчиләр.

ТР Россия авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматлары буенча бер ана  җәнлек 20 көн саен балалый, 5тән 12гә кадәр була, ә алары 3 атнадан үзләре үрчи башлый. Кыска гына вакыт эчендә басуларда кимерүчеләр саны гектарга 500-1000 ояга җитә. Салкын вакытта тамагын туйдыру өчен кимерүче үз массасыннан күпкә артык азык ашарга тиеш. Азык эзләп алар 5 км.га кадәр ара  үтәләр, кагыйдә буларак, бөртекле культуралар һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен сайлыйлар, шуның белән уңышка зур зыян салалар.

-Көзли кимерүчеләр күпләп ашлык саклагычларга һәм складларга күченәләр, аграрийларга зур зыян китереп авыл хуҗалыгы продуктларын юк итәләр. Мәсәлән, бер кыр тычканы кышлый 2 кг.га кадәр ашлык ашый, - дип сөйли Үзәкнең ТР филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина. -  Кимерүчеләрнең терлекчелек фермаларына күченүе дә куркыныч. Азык эзләп алар хуҗалыклар полиэтилен капчыкларда саклаган изелгән ашлыкка тияләр. Аларга һава кергәч ашлык бозыла. Тишелгән җиңсәдәге ашлык исе башка кимерүчеләрне җәлеп итә.

Моннан тыш, тычкансыман кимерүчеләр кешеләр һәм терлекләр өчен куркыныч булган туляремия, бруцеллез, чума, тилчә кебек йогышлы авырулар тараталар.

Республика хуҗалыкларына тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәштә “Россельхозцентр” ФГБУның район бүлекләре филиаллары белгечләре актив ярдәм итә. Алар авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерү белән бергә басуларда һәм урман полосаларында кимерүчеләр санын һәм аларның таралуын күзәтәләр, хуҗалык хезмәткәрләренә агулар кую алымы, шәхси гигиена һәм гигиеник таләпләргә ярашлы төстә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйлиләр һәм киңәшләр бирәләр. Күп кенә районнарда филиал хезмәткәрләре хуҗалыклар белгечләре белән кимерүчеләр оялары булган урыннарга алдавыч җимнәр куярга чыгалар.

-Авыл хуҗалыгы продуктларын саклау өчен “Россельхозцентр” ФГБУ филиалы хезмәткәрләре ашлык амбарлары, яшелчә саклагычлар биналарында һәм аларның тирә ягында профилактик дератизация чаралары үткәрәләр, - дип сүзне йомгаклады Любовь Николаевна. – Полиэтилен җиңсәләрдә (капчыклар) изелгән ашлык сакланган фермалар территорияләрендә филиал хезмәткәрләре регуляр төстә агулы алдавычлар тараталар.

 

Фото: https://news.myseldon.com/ru/news/index/215246739

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тычкансыман кимерүчеләргә каршы актив көрәш бара