Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Урак өстендә һәр аяз көн кадерле

Татарстан тотрыклы төстә илебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче лидерлары арасына керә, үзен тулысынча югары сыйфатлы төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Республиканың азык-төлек базасына Лаеш районы да саллы өлеш кертә. Һәр дүртенче татарстанлының тормышы авыл белән бәйле. Төбәктә минималь азык-төлек кәрҗине бәясе - Россиядә иң түбәннәрнең берсе. Югары җитештерүчәнлек һәм...

Татарстан тотрыклы төстә илебезнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче лидерлары арасына керә, үзен тулысынча югары сыйфатлы төп азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Республиканың азык-төлек базасына Лаеш районы да саллы өлеш кертә.

Һәр дүртенче татарстанлының тормышы авыл белән бәйле. Төбәктә минималь азык-төлек кәрҗине бәясе - Россиядә иң түбәннәрнең берсе. Югары җитештерүчәнлек һәм агросәнәгать комплексының динамик үсеше - авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәте нәтиҗәсе. Республика иң яңа технологияләр кертә, хуҗалык итүнең перспективалы формаларын стимуллаштыра, шулай ук социаль тармакка һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә зур игътибар бирә.

2015 ел йомгаклары буенча Татарстан тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча (214 миллиард сум тирәсе) Россия Федерациясендә Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән соң дүртенче урынны алып тора. Мөгезле эре терлек саны республикада иң зуры - бер миллионнан артык. Терлекчелек продукциясе җитештерү буенча республика бары Белгород өлкәсеннән генә калыша.

Төбәктә күп кенә зур дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, шул исәптән агросәнәгать комплексын техник яктан яңадан коралландыру, мелиорация тармагын үстерү, фермаларга капиталь ремонт ясау һәм силос-сенаж траншеялары төзү буенча да. Продукцияне саклау, эшкәртү һәм илтү инфраструктурасын үстерү мәсьәләсен республика заманча күпләп саклау-тарату үзәкләре һәм саклау урыннары төзү исәбенә хәл итә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә дә аерым игътибар бирелә - алар Татарстанда 400 меңнән артык. Аларга ярдәм итү республикада закон белән ныгытылган, бу авылда яшәүче һәр дүртенче гаиләгә соңгы 10 ел дәвамында гомуми суммасы 36,8 миллиард сумга ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге бирде.

Республика рейтингында Лаеш районы бишенче урында. Узган елда аның тулаем табышы 3,9 миллиард сумнан артык тәшкил итте. 5036 гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә 29 гаилә фермасы эшли, шуның 8е югары технологияле. Тагын 3 ферма төзелү стадиясендә.

Эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен районда уңай шартлар формалаша. 7910 шәхси хуҗалык исәпләнә. Соңгы ун елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә район халкына 495,8 миллион сумлык ташламалы 2697 кредит бирелгән. Узган елда авылда хуҗалык алып баруның кече формаларына ярдәм итүнең "Лизинг-грант" юнәлеше буенча предприятиеләргә 45 миллион сумлык субсидия бүленгән. Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итүнең Россия фонды тарафыннан тагын ике компаниягә 18 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

2016 ел урагының кызган чагы. Урып-җыю барышында югары нәтиҗәләргә ирешүне стимуллаштыруда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнаша. Игенчеләрнең эш урынында - басуда ул алдынгы комбайнчыларга акчалата бүләкләр тапшырды.

Районда ТР дәүләт программалары уңышлы үтәлә. Хәзерге вакытта силос-сенаж чокырлары ясала, дүрт яшелчә саклагычта, җиде сыер абзарында һәм дүрт машина-трактор паркында ремонт эшләре бара.

Тулаем республика азык-төлек базасын формалаштыруда катнашып районның авыл хуҗалыгы икътисадны үстерүдә мөһим урын алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район